Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан 11нче кешенең үлеме хәбәр ителде


Әлмәттә 1976 елгы ир-ат үлгән, коронавирус аның үлеменнән соң гына ачыкланган диелә.

Татарстанда тагын бер кеше коронавирустан үлгән. Бу турыда республиканың COVID-19ка каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.
Ул 1976 елгы ир-ат диелә. 2 июньдә ул ике як үпкәсе шешеп, авыр хәлдә Әлмәттәге вакытлы covid-һоспитальгә китерелгән. Аны үпкә җилләтү җиһазына тоташтырганнар. Уртача авырлыктагы шикәр чире дә булган диелә.

3 июньдә авыруның йөрәге туктаган. 30 минут дәвамында табиблар төрле чаралар күреп карса да, алып калып булмаган. Бу катлаулы клиник очрак булганга, мәрхүмнең мәетен озаклап тикшерү башкарылган. Нәтиҗәдә үлеменең сәбәбе CОVID-19 дигән нәтиҗәгә киленгән. Вирус авыруда үлгәннән соң ачыкланган дип хәбәр итә Татарстан штабы.

3 июньдә Татарстан медиасы танылган көрәшче, татарча көрәштә дөнья чемпионы Ильяс Галимовның коронавирустан үлгәнен язып чыкты. Рәсми рәвештә бу үлем статистикада чагылыш тапмады, Татарстан штабы да Галимовның коронавирустан үлүен расламады.

Татарстанда коронавирус йоктыру очраклары 11 июньгә – 3774 кеше, шулардан 3607 кеше савыккан диелә. Бу санны Русия штабы китерә. Штаб мәгълүматына караганда, хәзер республикада 157 кеше коронавирустан авырый. Татарстан штабы 2785 кеше терелгән, 978 кеше авыруның актив чорында дип хәбәр итә. Татарстанда узган тәүлектә тагын 54 кешедә коронавирус табылган. Эпидемия башыннан 11 кеше үлгән.

Башкортстанда 79 яңа очрак булуы хәбәр ителә. Хәзер республикада 2514 кеше яңа вирустан авырый, барлыгы 4273 кеше йогышланган, 1741 кеше терелгән, 18 кеше үлгән.

Русиядә коронавирус йоктыручылар саны ярты миллионнан артты. Узган тәүлектә тагын 8779 кешедә вирус теркәлгән, 174 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 11 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 273 (+79) 1 741 (+101) 18 (+0)
Татарстан3 774 (+54) 3 607 (+21) 10 (+0)
Русия502 436 (+8 779) 261 150 (+8 367) 6 532 (+174)

стопкоронавирус.рф

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG