Accessibility links

Кайнар хәбәр

Норильски мэры Ринат Ахметчинга карата җинаять эше ачылган


Ринат Ахметчин
Ринат Ахметчин

ТЭЦ-3 объектында ягулык агып чыгу сәбәпле шәһәр мэрына "ваемсызлык" маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән.

Красноярск крае Норильски шәһәре башлыгы Ринат Ахметчинга карата тикшерү эше башланган. Ул Норильскида ягулык саклау мичкәсеннән дизель ягулыгы агып чыкканнан соң тиешле чаралар күрмәүдә гаепләнә. Ахметчинга карата "ваемсызлык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу хакта Русия тикшерү комитеты хәбәр итә.

Шәһәр мэры экология казасы вакытында контроль оештырмаган һәм әйләнә-тирә мохитнең торышын күзәтүне башкармаган диелә.

Норникель ширкәте милеге булган ТЭЦ-3 объектында каза май ахырында булды. Ягулык сакланучы мичкәнең бетон нигезе утырып, резервуар ватылу сәбәпле, 20 мең тоннага якын күләмдә дизель ягулыгы агып чыкты. Ул туфракка, якындагы елгалар аша Пясино күленә эләккән. Нәтиҗәдә 180 мең дүрткел метр җирләр нефть белән зарарланган.

Каза килеп чыгуы һәм аның күләме хакында мәгълүмат ким дигәндә ике көн дәвамында яшерелеп килгән. Русия гадәттән тыш эшләр министрлыгы башлыгы Евгений Зиничев министрлык каза хакында ике көнгә соңга калып белде дигән. Шул ук вакытта "Норникель" вәкилләре Мәскәү ягулык агуы хакында 25 минуттан соң ук хәбәрдар иде дип белдерә.

Экология казасы килеп чыгуда гаепләнеп, берничә кеше кулга алынган. Цех җитәкчеләренең берсе Вячеслав Старостин ике айга сак астына куелган. Ләкин Норильски кешеләре аны яклап чыкты, алар Старостинның авариягә катнашы юк, ул өстәге җитәкчеләр боерыкларын үтәгән диде.

Экологлар Норильскидагы казаны Русия Арктикасында иң зур экология һәлакәте дип бәяли. Русия табигать министрлыгы санап чыгарганча, нефть продукциясе пычраткан сулыклар һәм туфрак тагын 10 елдан соң гына чистарачак.

Ахметчин Ринат Вячеславович 1965 елның 21 апрелендә Пермьдә туган. 1987 елда Пермь политехника институтында "тау машиналары һәм комплекслары" белгечлегенә укып чыккан. Петербурда университетта юрист белгечлеге алган.

Слесарь, проходчик, элетрослесарь, җир асты участогы остасы булып эшләгән. 16 ел "Таймырский" мәгъдән ятмасында эшләп, слесарьдан директор урынбасарына кадәр күтәрелә. 2006 елдан "Норникель" ширкәтләрендә җитәкче вазифаларны биләгән.

2017 елның 21 сентябрендә Норильски шәһәре депутатлар шурасы бертавыштан диярлек (35 депутатның 32се) Ринат Ахметчинны Норильски шәһәре башлыгы итеп сайлаган.

XS
SM
MD
LG