Accessibility links

"Досье": ФСБ түләүле хезмәтләр күрсәтә, аккаунтны "җимерү" 3 000 доллар тора


Мәскәүдә ФСБ бинасы
Мәскәүдә ФСБ бинасы

Федераль куркынычсызлык хезмәте үз мөмкинлекләреннән файдаланып, кеше турында мәгълүматны акчага сата диелә.

Русиянең Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) яшерен рәвештә кешеләр турында мәгълүматны сату белән шөгылъләнә дип сөйләгән "Досъе" үзәгенә махсус хезмәтләр белән бәйле чыганак. Бу турыда МБХ медиа яза.

Кеше турында мәгълүматның һәр төренең үз бәясе бар, диелә. Мәсәлән, физик затның паспорт мәгълүматы, ИНН, СНИЛС, милке турында мәгълүмат, транспорты, хөкем ителүе, керемнәре, телефоны һәм электрон почтасы һәм башкалар тупланган белешмә 100 доллар тора.

Киңәйтелгән белешмәгә бу затның бөтен төр транспортта йөргән юлы, кредитлары, банк хисаплары, эчке һәм чит ил паспортларының фотолары керә, мондый хезмәт 500 долларга төшәчәк.

Теләгән кешенең телефоннан кем белән һәм кайчан сөйләшкәнен ачыклау 1 000 – 1500 долларга, месенджерларда язышуларын чыгарып бирү өч мең доллар һәм аннан да кыйммәтрәк бәягә эшләнә. Электрон почта әрҗәсенә кереп, аны карап бару аена бер мең доллар, социаль челтәрләрдә сәхифәләрне "җимерү" бәясе 300 доллардан башлана.

Кешенең телефоннан сөйләшүләрен тыңлау тәүлегенә 3 мең доллар, абонентның кайдалыгын ачыклау 1 мең долларга төшә.

Полиция, ЮХИДИ, салым хезмәте, пенсия фонды кебек оешмаларда тупланган мәгълүматны алу бәясе 100 доллардан башлана. Шулай ук кешенең банклардагы хисап номерларын, хисапта калган акчаны, хисапта акчалар йөрешен күрүне дә ФСБ аша акчага эшләп була диелә.

"Досье" үзәге чыганагы сөйләгәнчә, мәгълүмат базалары белән файдалана ала торган ФСБ бүлекләренең барысы да мондый хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә. Кирәк кеше артыннан күзәтү дә оештырырга була, бу эшне ФСБның оператив-эзләү идарәсе башкара диелә.

ФСБ әлеге хисапка аңлатма бирмәде.

XS
SM
MD
LG