Accessibility links

Кайнар хәбәр

Twitter Русиядән алып барыла торган меңнән артык аккаунтны томалаган


Кытай, Төркия, Русиядән аккаунтлар дәүләт пропагандасы белән шөгыльләнә дип фаразлана.

Twitter өч илдән 32 мең аккаунтны томалаган. Бу турыда аның белдерүендә әйтелә.

Кытайдан 23 меңнән артык, Төркиядән җиде мең, Русиядән 1,15 мең аккаунт эшеннән туктатылган. Бу аккаунтлар әлеге илләрнең хакимиятләре белән бәйле булган һәм "мәгълүмати операцияләрдә”"кулланылган диелә.

"Без бүген 32 242 хисап язмасын дәүләтләр белән бәйле мәгълүмати операцияләр архивына кертәбез... Аларга операцияләрнең өч аерым төркеме керә, без аларны Кытай, Русия һәм Төркиянеке дип уйлыйбыз", диелә социаль челтәрнең хәбәрендә.

Русиядән алып барылган язмалар "Актуаль сәясәт" ("Актуальная политика") сайты белән бәйле. Twitter бу сайт пропаганда алып бара, аңа дәүләт ярдәм күрсәтә дип фаразлый. "Бу медиа белән бәйләнгән аккаунтлар челтәре сәяси максатлар белән оригинал булмаган мәгълүматны күчереп бастыру һәм көчәйтү белән шөгыльләнгән өчен томаланды", диелә аңлатмада.

"Актуаль сәясәт" "Бердәм Русия" фиркасен пропагандалаган һәм сәяси диссидентларга мәгълүмати һөҗүмнәр ясаган диелә.

Элегрәк Twitter АКШ хакимиятенең Вашингтонда протестлар вакытында коммуникацияләрне томалады дигән ялган мәгълүмат таратуга катнашы булган йөзләрчә аккаунтны томалаган иде.

Февральдә ул сәясмәннәрнең фейк язмаларына махсус билге куеп чыгара башлады. АКШ президенты Дональд Трамп язмаларына шундый тамгалар куйганннан соң, Трамп социаль челтәрләрне көйләү турында фәрман имзалады.

Twitter "твитларда кисәтүләрне сайлап кына урнаштыра, бу сәяси максат белән эшләнгәне ачык күренә" дип белдерде президент.

XS
SM
MD
LG