Илнең иминлегенә ярдәм итү инициативасы (USAI) кысаларында Украина АКШтан быел 250 миллион доллар ярдәм алачак. Пентагон бу карарны раславы турында хәбәр итте.
Бу акчаның яртысын Украина хәрби өлкәдә реформаларны башкаруда үсеш күрсәткән очракта бирелергә тиеш иде диелә хәбәрдә. Акча Украина Русия агрессиясенә нәтиҗәлерәк каршы тора алсын өчен өстәмә әзерлек, җиһазлар алу һәм консультацияләр өчен бирелә диелә.
Пентагон Украинаны “Русия белән стратегик көндәшлектә алгы сызыкта иң мөһим партнер” буларак телгә ала. Текстта шулай ук АКШ элеккечә Украинаның суверенитетын һәм халыкара дәрәҗәдә танылган чикләре кысаларында бөтенлеген катгый рәвештә хуплый дип белдерелә.
Украина саклану министрлыгы АКШтагы партнерларына илнең саклану мөмкинлекләрен ныгытуда ярдәме өчен рәхмәт белдергән дип яза “РБК-Украина”. Иминлек секторын һәм саклану өлкәсен үзгәртеп кору, аны НАТО стандартларына якынайту Украина хөкүмәтенең төп өстенлекле юнәлешләреннән берсе дип ассызыклана.
Мәскәү үзенең Украинага карата агрессия кылуын һәм Донбасста ызгышны көчәйтүендә гаепләүләрне һәрвакыт кискен кире кагып килде.