Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа PlayStation 5 чыкты. Нәрсәсе яңа?


Sony ширкәте яңа PlayStation 5не тәкъдим итте. Моннан тыш берничә өстәмә җайланма һәм эксклюзив уеннар да тәкъдим ителде. Азатлык җиһазга күзәтү ясый.

Япониянең Sony ширкәте PlayStation 5 (PS5) яңа буын уен җайланмасын тәкъдим итте. Әлегә аны сата башлау вакыты һәм бәясе хәбәр ителми, бу мәгълүмат соңрак әйтеләчәк диелә. Презентацияне Sony берничә тапкыр кичектерде, кичектерүгә башта коронавирус пандемиясе, соңрак АКШтагы протестлар сәбәпче булган.

Уен индустриясе өчен PlayStation 5 чыгуы күптән көтелгән вакыйга. PlayStation 4 инде ерак 2013 елда тәкъдим ителгән иде. Яңа җиһаздан күпне көткәнгәме, фанатларның канәгатьсезлеге дә югары булды. Интернет PlayStation 5 турында мемнар белән тулды.

Азатлык уеннар һәм технология дөньясы өчен соңгы айларның иң әһәмиятле презентациясен карап, PlayStation 5 турында 3 кызыклы факт тәкъдим итә.

PlayStation – нәрсә ул?

PlayStation – Япониянең Sony ширкәте чыгара торган уен җайланмасы. Җайланмада видеоуеннар уйнап була, моннан тыш аның ярдәмендә интернетка чыгу, башка кешеләр белән челтәр аша тоташу мөмкин.

Беренче моделе 1994 елның декабрендә чыккан. 2000 елда PlayStation 2 тәкъдим ителгән, ул тарихта иң күп сатылган уен җайланмасы булган. 2006 елда Sony җайланманың 3нче, 2013 елда – 4нче моделен чыгарды.

Тышкы күренеш

2019 ел ахырында интернетта яңа җиһазның ихтимал күренеше фотолары таралган иде. Ахыр чиктә аның тышкы күренеше башка булып чыкты, җиһаз шактый футуристик булып күренә. Моны көтмәгән фанатлар аны "артык футуристик" дип атады һәм интернетта моңа багышланган күпсанлы мемнар чыгара башлады.

Җиһазның алдагы модельләрдән нык аерылган фомасы, канатлар сыман ак панельләре, кара төсле корпусы һәм зәңгәр төстә яктыртуы көтелмәгән булып чыкты.

Аклы-каралы корпус ике вариантта булачак: беренчесенә Blu-ray дискларны кертү мөмкинлеге булса, икенчесендә дисклар каралмаган. PS5 Digital Edition дип аталачак икенче вариант зурлыгы белән кечкенәрәк булачак дип көтелә, аның бәясе дә түбәнрәк булырга тиеш.

Яңа җайланмалар

Яңа PlayStation 5 үзе генә чыкмаячак, аның белән бергә берничә җайланма да тәкъдим ителә. Гадәттә, җиһаз өчен иң кирәклесе – геймпадлар (уйнау өчен махсус пультлар).

Бу очракта яңа геймпадлардан тыш, аларга энергия бирәчәк махсус станцияләр дә булачак. Sony PlayStation 5 өчен Pulse 3D дип аталган чыбыксыз колакчыннар да чыгара. Уен җиһазын башка җайланмалар белән бәйләү өчен махсус веб-камера да тәкъдим ителәчәк. Һәм иң көтелмәгәне: дистанцион идарә өчен махсус пульт та булачак. Әлегә аның нәрсә өчен кирәге аңлашылмый, моңарчы җиһазны геймпадлар ярдәмендә генә идарә итеп булды.

Бу барлык җайланмалар уен җиһазыннан аерым сатылачак. Алга таба алар PS5 белән бергә дә сатылырга мөмкин, ләкин әлегә бу турыда рәсми хәбәр булмады.

Җайланмалар дизайны:

Яңа эксклюзив уеннар

Уен җиһазы белән бергә аны чыгарган ширкәтләр һәрвакыт эксклюзив уеннар да әзерли. Максаты аңлашыла, теге яки бу уенны уйнау өчен кеше бары тик шул җиһазны гына сатып ала ала.

Sony-ның быелгы презентациясендә дә эксклюзив уеннарга зур игътибар бирелде. Алар җиһаз белән бергә, бер көнне чыгачак. Иң көтелмәгән анонс: "Spider-Man: Miles Morales" уены, ул үрмәкүч-кеше турында Insomniac Games әзерләгән уенның дәвамы булып тора һәм Майлз Моралес исемле кара тәнле үрмәкүч-кеше маҗараларын тасвирлаячак.

Моннан тыш бары тик PlayStation 5-тә генә чыгачак башка уеннар бар:

  • Horizon: The Forbidden West (танылган уенның икенче өлеше, жанры: CRPG, компьютер симуляторы)
  • GhostWire: Tokyo (экшн-уен)
  • Gran Turismo 7 (машина симуляторы)
  • Demon's Souls (фэнтези жанрында компьютер симуляторы)
  • Ratchet & Clank Rift Apart (балалар өчен уен)
  • Returnal (футуристик триллер)

* * *
Ampere Analysis ширкәте фаразлаганча, PS5 җиһазлары $450–$499 тирәсе торачак. Ширкәт фикеренчә, $500га кадәр бәя уенчылар өчен зур булып сизелмәячәк. Шул ук вакытта дисксыз җиһаз өчен бәя түбәнрәк булачак, дип саный Bloomberg.

XS
SM
MD
LG