Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарча подкаст": яучы ярдәмендә үз тиңеңне табып буламы?


Гөлназ Мөхәммәт
Гөлназ Мөхәммәт

"Татарча подкаст"ның чираттагысында танылган яучы Гөлназ Мөхәммәт белән димләү, үзеңә тиң яр табу, гаилә кору турында сөйләштек. Шулай ук ир белән хатын мөнәсәбәтләре, гаиләдә кем баш, кем муен темасына да фикер алышу булды.

Гөлназ Мөхәммәт димче булып 10 еллап шөгыльләнә. Димләү эшендә психолог булу кирәк ди ул, чөнки кешеләрнең бер-берсенә туры килүен-килмәвен алдан ук күрсәң генә, парлар бергә озак яши ала.

Яучы хезмәтләре 3 мең сум тора. "Гаилә корырга ниятләгән ир-егетләрнең 3 мең сумы да булмаса, ул җитди мөнәсәбәтләргә әзер түгел", дип сөйләде Гөлназ Мөхәммәт.

Яучы ярдәмендә үз тиңеңне ничек табарга?
please wait

No media source currently available

0:00 0:32:48 0:00
йөкләү


Подкастта тагын ниләр турында сөйләштек:

  • Яучыга күбрәк кемнәр мөрәҗәгать итә?
  • Төрек, гарәп ирләренә кияүгә чыгучылар кими, ләкин Төркиядән кыз сораучылар әле һаман бар. Гарәпләр татарларны гына түгел, Русиядә яшәүче бөтен хатын-кызларны ярата. Ни өчен?
  • Бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татарларны бер-берсе белән таныштыру өчен нишләргә кирәк?
  • Гаилә мөнәсәбәтләре: хатын-кыз иргә буйсынып яшәргә тиешме?
  • "Характерлар туры килмәде" дигән сәбәп белән аерылышу дөресме?
  • Танышу сайтлары аша җитди мөнәсәбәтләр корып буламы?

"Татарча подкаст"ны Азатлык сайтында, Youtube видеохостингында, Instagram-да, SoundCloud һәм Яндекс.Музыка платформаларында, Вконтакте челтәрендә тыңларга мөмкин.

Әгәр сезне кызыксындырган темалар һәм сораулар булса, azatliq@rferl.org почтасына "Татарча подкаст" дип тамгалап языгыз.

XS
SM
MD
LG