Accessibility links

Татарстанда COVID-19 белән авыруның 49, Башкортстанда 75 яңа очрагы рәсмән теркәлгән


Русиядә соңгы тәүлектә 8987 кешедә коронавирус ачыкланган, 183 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлек эчендә тагын 49 кешедә коронавирус рәсман теркәлгән. Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы саннарына караганда, хәзер республикада 202 кеше яңа вирустан дәвалана. Эпидемия башыннан яңа вирус барлыгы 3823 кешедә расланган, шулардан 3611 кеше савыккан, барлыгы 10 кеше үлгән. Узган тәүлектә үлүчеләр булуы әйтелми. Татарстан штабы алып барган статистикага 3 июнь көнне Әлмәттә коронавирустан үлгән ир-ат та кертелгән, Русия саннарында ул очрак исәпкә кермәгән.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш штабы мәгълүматынча, республикада хәзер 1006 кеше авырудан дәвалана, 2806 кеше савыккан. Узган тәүлектә тагын 21 кеше сәламәтләнгән диелә.

Башкортстанда узган тәүлек эчендә тагын 75 кешедә коронавирус табылган. Хәзер республикада 2571 кеше авырудан дәвалана. Вирусны барлыгы 4348 кеше йоктырган, шулардан 1759 кеше терелгән. Үлүчеләр саны артмаган – 18 кеше.

Русиядә коронавируслы авырулар саны узган тәүлектә 8987 кешегә арткан, тагын 187 кеше вирустан үлгән. Коронавирус йоктыручыларның гомуми саны – 511 423 кеше, 6715 кеше үлгән, 269 370 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 12 июнь 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 348 (+75) 1 759 (+18) 18 (+0)
Татарстан3 823 (+49) 3 611 (+4) 10 (+0)
Русия511 423 (+8 987) 269 370 (+8 220) 6 715 (+183)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG