Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Фәйзрахманов һәм Салават Фәтхетдиновка дәүләт бүләкләре тапшырылды


Рөстәм Миңнеханов һәм җырчы Айдар Фәйзрахманов
Рөстәм Миңнеханов һәм җырчы Айдар Фәйзрахманов

Салават Фәтхетдинов “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен”, Айдар Фәйзрахманов Дуслык орденнары белән бүләкләнделәр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кирмәнендә Татарстанның һәм Русиянең дәүләт бүләкләрен тапшырды. Барлыгы 19 кешегә медальләр һәм орденнар тапшырылды. Бу турыда Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләккә лаек булган татарстаннарны котлап, Миңнеханов аларның республика һәм Русия үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде.

Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановка президент Дуслык Ордены тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Салават Фәтхетдинов
Рөстәм Миңнеханов һәм Салават Фәтхетдинов

Танылган татар җырчысы, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләнде.

Быел гыйнвар аенда Салават Фәтхетдинов 60 яшьлеген билгеләп узды. Айдар Фәйзрахманов та быел 65 яшлек юбилеен уздырды, бәйрәм хөрмәтенә филармониядә артистның иҗатташлары катнашында зур концерт үтте.

XS
SM
MD
LG