Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы бер йортка Хәйдәр Бигичев сурәте төшерелә


Хәйдәр Бигичев сурәте
Хәйдәр Бигичев сурәте

Казанда Хәйдәр Бигичев урамы 27нче санлы йорт диварында җырчы сурәте барлыкка килде.

Казанның Азино бистәсендәге җиде катлы бер йортның дивары Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе, җырчы Хәйдәр Бигичев сурәте белән бизәлде. Граффити ике өлештән тора – анда җырчының рәсеме генә түгел, аның иҗат иткән мизгеле дә сурәтләнгән.

Рәсем авторы – граффити остасы Азат Алев, ул күбрәк Sly Dog кушаматы белән билгеле.

Хәйдәр Бигичев сурәте
Хәйдәр Бигичев сурәте

Бигичев сурәтләнгән йорт юлдан ераграк урнашкан, зур юлдан узып барганда күренми. 27нче санлы йортка каршы торган өйгә дә танылган җырчы белән бәйле рәсем төшерелә. Анда Хәйдәр Бигичев күп еллар эшләгән Татар опера һәм балет театры, җырчы төп ролләрнең берсен башкарган "Алтынчәч" операсының Алтынчәч образы сурәтләнә.

Казан шәһәренең Совет районы идарәсе хәбәр итүенчә, киләчәктә шушы йортлар янында җырчыга багышланган бакча да булачак.

Элегрәк Казанда Татарстан урамы 64нче санлы йорты диварында Габдулла Тукай сурәте барлыкка килде. Граффити 12 июнь билгеләнә торган Русия көне кысаларында эшләнде. Проект кысаларында илнең биш шәһәрендә күренекле кешеләрнең сурәтләреннән граффити төшерелде. Казанда рәсем төшерүне URAM яшьләр берләшмәсе активистлары сүзләренә караганда, һәр субъектка танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесен сайлап алырга тәкъдим ителгән. Татарстанда яшьләр Габдулла Тукайны сайлаган.

Моңа кадәр Казанның Тукай һәм Сафьян урамнары чатындагы йорт диварында да Тукайның сурәте – граффити барлыкка килгән иде.

XS
SM
MD
LG