Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда газ тарату станциясендә шартлау булган, янгын чыккан


Шәһәрдә янгын сүндерү оешмалары өчен гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән.

13 июньгә каршы төндә Казанда газ тарату станциясендә шартлау булган. Төньяк-Көнбатыш урамында газ тутырылган цистерна шартлаган. Бер кеше һәлак булган, ике кеше яраланган, алар хастаханәгә озатылган.

Иртәнге вакытта янгынны сүндерү оешмалары өчен гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде.

Шартлау урынында чыккан янгынны сүндерү инде берничә сәгать дәвам итә. Янгын сүндерүдә 199 кеше, 58 машина катнаша. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе халыкка куркыныч янамавын белдергән, станция кешеләр яшәмәгән урында урнашкан.

Янгын сүндерүчеләр утның якындагы резервуарларга күчүенә юл куймаска тырыша. Станциядә сыекландырылган газ салынган 24 резервуар урнашкан.

Тикшерү комитеты шартлау куркынычы янаган корылмаларга иминлек кагыйдәләрен бозу турында җинаять эшен кузгаткан. Һәлакәт урынында тикшерүчеләр эшли.

XS
SM
MD
LG