Рәсми саннарга караганда, Татарстанда коронавирус йоктырганнар саны 3 868гә җиткән, барлыгы 3614 (соңгы тәүлектә 3) кеше терелгән, яңа үлем очраклары турында әйтелми. Чир таралаа башлаганнан бирле барлыгы 10 кеше үлгән.
Башкортстанда узган тәүлектә 70 яңа очрак булуы хәбәр ителә. Республикада вирус йоктырганнар саны 4418гә җитте. Шуларның 1 839е (соңгы тәүлектә 80 кеше) терелгән. Яңа үлем очраклары хәбәр ителмәде. Эпидемия чоры дәвамында барлыгы 18 кеше үлгән.
Русиядә узган тәүлектә тагын 8706 кешедә COVID-19 ачыкланган, 5 271 кеше терелгән, 114 кеше үлгән. 13 июньгә COVID-19 барлыгы 520 129 кешедә расланган, 274 641е терелгән, 6 829 кеше үлгән.
Рәсми саннар. 13 июнь 10:45
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 4 418 (+70) | 1 839 (+80) | 18 (+0) |
Татарстан | 3 868 (+45) | 3 614 (+3) | 10 (+0) |
Русия | 520 129 (+8 706) | 274 641 (+5 271) | 6 829 (+114) |