Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле тюрколог Лилия Тугушеваның вафаты турында мәгълүм булды


Лилия Тугушева
Лилия Тугушева

Русиянең танылган тюркологы һәм чыганаклар белгече Лилия Тугушеваның 5 июньдә 89 яшендә Петербурда вафат булуы турында хәбәр килеп иреште.

Танылган татар тюркологы, уйгырлар, чыганаклар һәм Көнчыгыш белгече Лилия Тугушева 1932 елда Казакъстанның көнбатышындагы хәзерге Яңа кала районы Яңа Казан авылында туа.

1957 елда Совет берлеге фәннәр академиясенең Лингвистика институтында филология фәннәреннән диссертациясен “Татар теле сүзтезмәләрендә сүзләр тәртибе” дигән темага яклый.

Ул шулай ук Петербурдагы Лингвистика институтында, борынгы текстларны оригиналда өйрәнгән тюрколог буларак, "Борынгы төрки сүзлек” әзерләүгә зур өлеш кертә, борынгы уйгыр кулъязмаларын өйрәнеп аларны дөнья җәмәгатьчелегенә чыгара.

Лилия Тугушеваның тикшеренүләре борынгы текстлардагы бай мәгълүматны (шул исәптән Үзәк Азиянең көнчыгыш өлешләрендәге төрки телләрдә хокукый һәм рәсми документлар, дини текстлар, шигъри мирас үрнәкләре һәм башкалар), борынгы төрки һәм гарәп язма мирасы белән таныштыра. Аның табышлары булачак тюркологлар өчен искиткеч үрнәк һәм юнәлеш бирүче текстлар булып санала.

XS
SM
MD
LG