Роспотребнадзор Русия кунакханәләреннән рәсми рәвештә теркәлмәгән парлар турында мәгълүмат тапшыруны таләп итә. Бу турыда, әлеге идарәгә сылтанып, хөкүмәтнең рәсми басмасы "Российская газета” белдерә.
Идарә июнь аеннан кунакханәләр эшчәнлеген яңартуга бәйле күрсәтмәләрен чыгарган иде. Анда кунакларны “аерым бүлмәләргә яки гаилә белән урнаштырырга” кирәклеге язылган. Әгәр гаилә буларак теркәлмәгән парлар бер бүлмәдә урнашса, кунакханә моңа аңлатма бирергә тиеш булачак дип яза "Российская газета”.
“Ведомости" газеты июнь башында язуынча, соңгы айларда Русия төбәкләренең күпчелегендә кунакханәләр һәм рестораннар 8-10 процентка гына тула. Белгечләрнең берсе әлеге басмага кунакханәләргә җибәрелгән күрсәтмәләрнең әлеге тармак вәкилләре белән яхшылап киңәшләшми генә әзерләнгәнлеген әйткән.