Кытайда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 57 очрагы рәсмән теркәлгән. Бу соңгы ике айда бер тәүлек эчендә булган иң зур арту. Иң зур арту башкала Пекинның бер районында булган, анда 44 яңа очрак теркәлгән.
Чирнең таралуы шәһәрнең көньягындагы “Синьфади" азык-төлек базары белән бәйле диелә. Әлеге базар урнашкан Фэнтай районында карантин тәртибе кертелгән, базарның ит сату бүлеге ябылган.
Чирнең яңадан тарала башлау сәбәбе, аның базар эшчәнлеге белән бәйле булу-булмавы әлегә төгәл билгеле түгел. Былтыр COVID-19 тарала башлауның бер версиясе буларак Үһән шәһәрендәге базарда кыргый җәнлекләр ите дә сатылган бүлектә яңа вирусны йоктыру аталган иде.
Кытай хакимиятләре эпидемияне март аенда контрольгә алуларын белдерде. Көнгә берничәдән алып берничә дистәгә кадәр генә яңа йоктыру очрагы теркәлә һәм аларның зур күпчелеге чит илләрдән килгән кешеләрдә була диелә. Яңа коронавирусны йоктырганнар һәм аннан үлгәннәр саны белән дөньяда беренче урында булган Кытай, Пекинның рәсми мәгълүматларына караганда, март аеннан бирле Европа, Азия һәм Американың күп кенә илләреннән калыша.