Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми саннар: Русиядә коронавирустан үлүчеләр саны 7 меңнән артты


Татарстанда узган тәүлектә тагын 44, Башкортстанда 61 кешедә COVID-19 рәсмән теркәлгән.

Татарстанда 15 июньгә коронавирус йоктыручылар саны 3958гә җитте. Узган тәүлектә тагын 44 кешедә вирус табылган. Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив сайты саннарына караганда, республикада хәзер 327 кеше яңа вирустан дәвалана. Үлүчеләр артуы турында хәбәр ителми.

Башкортстанда 61 яңа очрак теркәлгән. Вирусны барлыгы 4547 кеше йоктырган, 1874 кеше терелгән, 2655 кеше авыруның актив фазасында диелә. Узган тәүлектә үлүчеләр турында әйтелми, эпидемия башыннан барлыгы 18 кеше үлгән.

Русиядә коронавирус йоктыруның барлыгы 537 210 очрагы рәсман теркәлгән, узган тәүлектә 8246 яңа очрак ачыкланган. Эпидемия башыннан барлыгы 7091 кеше үлгән, узган тәүлектә – 143 кеше.

Русиядә коронавирустан үлемнәрнең рәсми статистикасын бәйсез тикшерүчеләр тәнкыйтьләп чыга. Алар төбәк хакимиятләре саннар белән төрле манипуляцияләр ясап, вирус корбаннарын башка чирләрдән үлүчеләр буларак терки дип фаразлый. Хакимиятләр моны кире кага, ләкин Мәскәү статистикасында үзгәрешләр булды.

Рәсми саннар. 15 июнь 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 547 (+61) 1 874 (+21) 18 (+0)
Татарстан3 958 (+44) 3 621 (+4) 10 (+0)
Русия537 210 (+8 246) 284 539 (+4 489) 7 091 (+143)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG