Accessibility links

Шымчылыкта гаепләнгән американ Пол Уилан 16 елга колониягә хөкем ителде


Пол Уилан мәхкәмәдә утырышында
Пол Уилан мәхкәмәдә утырышында

Соңгы сүзендә Уилан үзенең гаепсез булуын белдерде. Яклау ягы бу җинаять эшендә "бер кеше мәнфәгатьләрендә провокация билгеләре" булуын әйтә.

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе АКШ ватандашы Пол Уиланны 16 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул шымчылыкта гаепле дип табылды.
25 майда узган мәхкәмә утырышында гаепләү ягы Уиланга 18 ел кырыс тәртипле колония җәзасы бирүне сораган иде. Канунга ярашлы, шымчылык өчен Русиядә иң күбе 20 ел төрмә каралган.

Мәхкәмәдә чыгышында Уилан үзенең гаепсез булуын белдерде. Ул һәм аның адвокатлары аклау хөкемен сораган иде.

Элек Америка диңгез пехотасында хезмәт иткән Пол Уилан 2018 елның декабрендә Мәскәүдә кунакханәдә тоткарланган иде. Аның мәгълүмат саклана торган җиһазында дәүләт сере булган мәгълүмат табылды диелде. Уилан гаебен кире какты, ә җинаять эше ачуны ул провокация һәм "абсурд сәяси урлау" дип атады. Туганнары аның Мәскәүгә дустының туена килүен әйтте.

Уиланга каршы мәхкәмә 20 апрельдә башланды. Адвокаты Владимир Жеребенков белдергәнчә, Уиланны яклаучы шаһитлар – унлап кеше – аның беркемне дә җәлеп итмәве һәм сер булган мәгълүмат җыю белән шөгыльләнмәвен белдерә. Адвокат шулай ук мәхкәмәгә бу эштә "бер кеше тарафыннан җинаять провокациясе булуы билгеләре" барлыгын да белдерә.

АКШ хакимияте Уиланның гаепсез булуын әйтеп килде һәм Русияне аны иреккә җибәрергә чакырды.

Бер ел элек медиа Уилан 2007 елдан бирле Русиягә килеп йөргән дип язды.

XS
SM
MD
LG