Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасына Telegram-ны томалауны туктату турында канун өлгесе кертелде


Аңлатма язмасында мессенджерны томалауның максатка ярашсыз булуы әйтелә.

Русия Думасы сайтында Telegram-ны томалауны туктату турында канун өлгесе дөнья күрде. Авторлар мессенджерны алга таба да томалауны дәвам итү зыянга гына дигән фикер белдерә.

“Томалау чараларына карамастан, Telegram-ны суырту һәм аны куллану мөмкинлекләре сакланып кала. Икенчедән, Русия дәүләт органнары Telegram мессенджерын рәсми рәвештә төп мәгълүмати ресурсларның берсе буларак куллана” диелә канун өлгесенә аңлатма язмасында.

Канун өлгесе “Гадел Русия” фиркасеннән сайланган депутатлар Федот Тумусов һәм Дмитрий Ионин тарафыннан әзерләнгән. Депутатлар тәкъдименчә, Telegram мессенджерын гадәттән тыш хәлләр вакытында һәм югары әзерлек чорында томалаудан туктатып торырга була. Алар шулай ук хөкүмәтнең рәсми мәгълүматы чыга торган мессенджерлар исемлеге төзеп, ул исемлеккә кергән ресурсларны томалауны тыярга да тәкъдим итәләр.

Элегрәк Русия элемтә министрлыгы бу канун өлгесен хупламады. Министрлык вәкилләре мессенджерны “эзәрлекләүдән качу максатыннан дәүләт органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштырыр өчен” кулланырга мөмкиннәр дип белдерде.

Канун өлгесе авторлары дәүләтнең алга таба да мессенджерны томалау турында белдереп, аны туктатырга маташуы Telegram үсешенә зыян салмый, ә “дәүләт хакимияте абруена” зыян китерә диде.

Telegramны томалауны Роскомнадзор мәхкәмә карары нигезендә 2018 елның апрелендә башлады. Моңа мессенджерның кулланучыларның язмаларын укырга мөмкинлек бирүче ачкычларны ФСБга тапшырудан баш тартуы сәбәп булды. Telegram-га керүне туктатырга маташып, Роскомнадзор миллионлаган IP-адресны томалады, бу төрле сайтлар һәм сервисларның эшендә тоткарлыклар тудырды. Томалау башланганчы Telegram-да Русиянең күп кенә министрлыклары һәм башка дәүләт оешмалары үзләренең рәсми каналларын булдырган иде.

XS
SM
MD
LG