Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәйге аланнар: балалар саны киметелә, онлайн формат өстәлә


"Сәләт" аланы, архив фотосы
"Сәләт" аланы, архив фотосы

Коронавирус зәхмәте аркасында быел Татарстан аланнарына чит төбәкләрдән балалар килә алмый. Шул сәбәпле "Милләтебез хәзинәләре" онлайн узачак. "Сәләт" аланнары гадәттәгечә уза, ләкин форумнарда балалар саны киметелә, онлайн формат өстәлә.

1 июльдән Татарстанда җәйге аланнар эшли башлый. Коронавирус зәхмәте сәбәпле быел бу эш кайбер чикләүләр белән башкарыла.

Җәйге чорда барлыгы 218 685 балага аланнар оештырылачак. Йөз меңгә якын бала стационар базаларда, 12 меңе – чатыр аланнарында, тагын йөз меңгә якыны мәктәп каршындагы аланнарда ял итәчәк. Азатлык татар балалары өчен быел нинди аланнар эшләячәген өйрәнде.

"Сәләт" форумында балалар саны киметелә, онлайн формат өстәлә

"Сәләт" аланнары быел да узган еллардагы кебек узар дип көтелә. Төрле урыннарда барлыгы 23 алан әшләячәк һәм Биләрдә "Сәләт" халыкара уку-укыту форумының алты сменасын уздырырга җыеналар. Шулай итеп, "Сәләт"нең җәйге проектлары ике ай дәвамында эшләячәк. Беренче аланнар 1 июльдән ачылыр дип көтелә. Узган ел "Сәләт"тә өч мең сәлкеш ял иткән булса, быел күпме бала киләчәген әлегә төгәл әйтә алмыйлар.

Айгөл Габдрахманова
Айгөл Габдрахманова

"Һәрбер аланда балалар саны андагы базаның Роспотребнадзор таләпләренә туры килүенә карап билгеләнәчәк. Әйтик, форум сменаларында балалар санын бераз киметәчәкбез, ләкин шуның белән беррәттән онлайн форматта төбәкләрдән һәм башка илләрдән балалар катнашуы көтелә", диде Азатлыкка "Сәләт" яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова.

Коронавирус шартларында аланнарның эшендә бераз үзгәрешләр булачак.

"Балалар битлектән йөрмәячәк. Роспотребнадзордан барлыгы 36 тәкъдим бар. Әйтик, балалар һәм хезмәткәрләр аланга бер үк көндә керә һәм бер үк көндә чыгарга тиеш. Ягъни алан "ябык контур" рәвешендә эшләячәк. Көненә дүрт тапкыр температураны үлчәү, кулларны дезинфекцияләү матдәләрен кулланырга мөмкинлек тудыру һәм башка таләпләр үтәргә кирәк", ди Айгөл.

"Сәләт" аланы, архив фотосы
"Сәләт" аланы, архив фотосы

Бәяләргә килгәндә, быел иң кыйммәтлесе дип "Санак" аланы санала. Анда ял итү быел 17 500 сумга төшәчәк. "Осталар бистәсе", "Акбүре", "Биләр каласы" аланнары 17 мең сумга төшә. "Тел", "Шәхес", "Гайрәт", "Яр Чаллы" – 13 мең сум. Ә иң арзаны – "Имәнкәй" һәм "Иске Казан" аланнары, аларга 5 мең сум түләргә кирәк. Ә менә "Болгар – туган тел" һәм форум сменалары балаларга бушлай булачак, юллама бәясен дәүләт үз өстенә ала.

"Кайбер аланнарның үткәрү вакыты үзгәрде. Көннәр кыскартылган очракта бәяләр дә төшә. Барлык бәяләр да безнең рәсми сайтта күрсәтелгән", диде "Сәләт" яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова.

"Чит төбәкләрдән татар балалары килә алмый"

"Идел" яшьләр үзәге "Милләтебез хәзинәләре" аланын быел беренче тапкыр онлайн үткәрәчәк. Башта ул 1-18 июнь көннәрендә "Идел" яшьләр үзәге базасында Русиянең төрле төбәкләреннән 220 татар баласын туплап узарга тиеш булган. Ләкин коронавирус таралу сәбәпле, июньдә уздырырга рөхсәт бирмәгәннәр. Ә башка вакытта татар балаларына Татарстанда урын табылмады дип сөйләде "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

Ләйсән Сафина
Ләйсән Сафина

"Кызганыч, "Идел" яшьләр үзәге безгә башка вакытта уздырырга урын бирә алмады. Чит төбәктән килүче балаларга урын табылмады. Чарасызлыктан без онлайн форматка күчәргә мәҗбүр булдык. Ата-аналар шалтрата, балаларның Казанга барасы килә. Алар болай да ике ай буе өйдә планшетта утырып укыды. Балаларга җәйге ял, саф һава, аралашу, дуслары белән күрешү бик мөһим. Ата-аналар шулай шалтраткач, без онлайн форматта оештырырга булдык. Дөресен әйткәндә, август ахырына булса да безгә урын бирерләр дип уйладык. Бер смена бит инде. Ул сорауны, мөгаен, яшьләр эшләре министрлыгына бирергә кирәктер. Эзләгән очракта мөмкинлек табып булыр иде. Безгә әйтелгән төп җавап – җәйге аланнарга төбәкләрне кертмиләр, быел алар бары Татарстан балалары өчен каралган", диде Ләйсән Сафина Азатлыкка.

"Милләтебез хәзинәләре" аланы, 2017 ел
"Милләтебез хәзинәләре" аланы, 2017 ел

Онлайн узачак алан җиде көн дәвам итәчәк. Балалар белән көн дәвамында ике сәгать ярым вакыт шөгыльләнәчәкләр. Иртән видео рәвешендә физик күнегүләр ясау каралган. Көн саен "Ана теле" платформасы аша татар теле дәресләре узачак. Шулай ук алты юнәлештә: татар тарихы, вокал, кул осталыгы, аш-су, блогинг, актерлык осталыгына өйрәтәчәкләр. Кичен интерактив форматта бәйгеләр, викториналар үткәрергә җыеналар. Бүгенгә "Милләтебез хәзинәләре" аланында катнашырга 150 бала гариза биргән. Онлайн алан бушлай оештырылачак.

Ел саен оештырыла торган Татар яшьләре көннәренең узуы да сорау астында. Быел ул үзенең 30 еллыгын билгели.

"Ул август аеның беренче яртысына планлаштырылган. Без аны узар дип бик өметләнәбез. Татар яшьләре көннәре 30 ел элек башланып, бер ел да туктатылмаган уникаль проект. 90нчы елларда татар яшьләре бик актив булган. Халыктан чыккан башлангыч гомерле булуы, бүген дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелүе кызыклы феномен. Без башка милләтләр, төрки халыклар белән аралашабыз. Бик аз милләттә генә мондый проектлар бар. Без аны узар дип өметләнәбез. Ләкин бүген чикләр ачылмаган. Ул моңа хәтле "Идел" яшьләр үзәгендә узар дип көтелә иде. Тәгаен җавапны безгә әйтүче юк. Башка төбәкләрдән яшьләрне кертмибез дисәләр, безгә башка форматка күчәргә туры киләчәк", диде Ләйсән Сафина.

Актаныштагы "Бүләк" аланы балалары
Актаныштагы "Бүләк" аланы балалары

Актанышның сәләтле балалар өчен татар гимназиясе оештыра торган "Бүләк" аланы шулай ук 1 июльдән ачыла. Гимназия укытучысы Айдар Шәйхин Азатлыкка әйтүенчә, барлыгы ике агым каралган. Һәр агым 18 көн дәвам итәчәк.

"Гимназия Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештыра торган алан 250 балага исәпләнгән. Бу – Татарстанда телләрне саклау дәүләт програмы кысаларында оештырыла торган профильле агымнар. Гадәттә анда Русия төбәкләреннән балалар килә иде. Быел коронавирус сәбәпле чит төбәкләрдән балалар кабул итә алмыйбыз. Актанышлар һәм республика лицейларыннан гына булачаклар.

Айдар Шәйхин
Айдар Шәйхин

Дәүләт програмы кысаларында дәресләр һәм чаралар каралган. Коронавирус сәбәпле балалар белән сәфәрләр оештыру мөмкин түгел, бөтен активлык алан кысаларында гына булачак. Аерым алганда, татар шәхесләре белән очрашулар онлайн оештырыла. Татар китабы йорты белән әдәбият һәм сәнгать сөюче балалар өчен аерым програм да әзерлибез", диде Шәйхин.

Актаныш гимназиясенең "Бүләк" белем бирү үзәге бар, ул җәйләүләр оештыру өчен махсус төзелгән һәм җиһазландырылган. Ике катлы таш бинасы һәм 21 агач өе бар. Аланнар дәүләт хисабына бушка оештырыла.

"Моннан тыш Актанышның үзенең муниципаль програмда каралган җәйге аланнары да оештырылачак. Ул "Бүләк" аланының ике агымыннан соң булачак. Анда милли дәресләр, очрашулар булмаска да мөмкин," диде Айдар Шәйхин.

"Айбагыр" аланында ял итүче балалар
"Айбагыр" аланында ял итүче балалар

Керәшен татарларының "Айбагыр" аланы да быел балалар санын бермә-бер киметкән. Узган ел 90 баланы кабул итсәләр, быел 13-30 августта Мамадыш районында 60 бала гына ял итә алачак. Моннан тыш, "Бәрәкәт" оешмасы керәшен яшьләрен 3-5 июльдә Нократ елгасы буенда чатырда яшәргә һәм көймәдә йөзәргә чакыра.

* * *

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы да быел татар телле аланнар оештырырга җыена. Апрель аенда дәүләт сатып алулары порталында тендер игълан ителгән иде. Анда "Дуслык" аланына 2,58 млн сум, "Тартария" – 2,36 млн сум, "Гөлстан" – 2,21 млн сумлык чыгымнар күрсәтелгән.

Министрлыкта аланнар турында әлегә төгәл мәгълүмат бирмәделәр, аланнарның барысы да узачагын, әмма коронавирус сәбәпле Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларын кабул итмәячәкләрен әйттеләр.

XS
SM
MD
LG