Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан авылларында Сабан туйлары 4 июльдә узарга мөмкин


2019 елда Актанышта узган Сабантуй күренеше
2019 елда Актанышта узган Сабантуй күренеше

Бәйрәмне уздыру турында карар җирле хакимиятләр тарафыннан кабул ителә.

Татарстан авылларында Сабан туйларын 4 июльдә уздырырга тәкъдим ителгән. Бу датаны Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов атады дип яза “Татар-информ”.

Гарипов сүзләренчә, бәйрәмне уздыру-уздырмау карарын урыннардагы җитәкчелек кабул итә. “Урыннарда коронавирус белән авыручыларга бәйле агымдагы вазгыятькә бәйле рәвештә бәйрәмне үткәрүнең максатка ярашлылыгын билгеләү, шулай ук халыкның фикерен исәпкә алу мөһим” дигән президент идарәсе вәкиле.

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле Русия төбәкләрендә Сабан туйларының вакыты күчерелде яисә аларны быел уздырмаска дигән карар кабул ителде. Кайбер төбәкләрдә, мәсәлән, Мәскәү шәһәрендә, Сабантуй онлайн узачак. Моннан тыш, чит илләрдәге татар җәмгыятьләренең бер өлеше дә Сабантуйны онлайнга күчерде.

XS
SM
MD
LG