Accessibility links

Кайнар хәбәр

Академик Роберт Нигъмәтулин бай русияләргә күбрәк салым түләргә тәкъдим итте


Роберт Нигъмәтуллин
Роберт Нигъмәтуллин

"Роснефть" кебек бай ширкәтләр акча сорарга тиеш түгел, аны кредитка алырга тиеш дип саный галим.

Русия фәннәр академиясе әгъзасы Роберт Нигъмәтулин бай русияләргә ихтыяри рәвештә Милли байлык фондына прогрессив салым түләп барырга тәкъдим итте. Болай эшләгәндә, фондны 2 триллион сумга тулыландырып булыр иде дип исәпләп чыгарган галим. Бу турыда ул Мәскәү академия икътисад форумында сөйләгән.

"Халык авыр вакытлар кичерә икән, байларны – ил халкының бер процентын – дүрт ай дәвамында булса да үз теләкләре белән Милли байлык фондына прогрессив салым түләргә чакырырга кирәк. Шул рәвешле Фондка 2 трлн сум салып куеп булыр иде", дигән Нигъмәтуллин.

Галим фикеренчә, инфляция 2020 елда биш процент тирәсе булачак, карантин яллары һәм ширкәтләрнең эше туктау аркасында Русия тулы җитештерү күләме (ВВП) югалтулары якынча 7,5 процент тәшкил итәр. Ләкин бу күрсәткечләр зуррак та булу куркынычы бар дигән ул.

Нигъмәтуллин "бюджет югалтуларын резервта булган мөмкинлекләрдән алып капларга кирәк" дигән. Галим ВВПның 11 процентын, ягъни 12 трлн сумны Милли байлык фондына кире тутырып кую мәслихәт дип белдергән.

"2021 елны югалтмас өчен, халыкка акча кертергә кирәк – ул икътисадны хәрәкәткә китерүче, алар аны бизнеска алып килә. Без бу көчле моторны саклап калырга тиеш. Ә эшмәкәрләр, җитәкчеләр, "Роснефть" акча сорарга тиеш түгел, кредитлар алырга тиеш", дигән академик.

XS
SM
MD
LG