Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәктәпләренә йөзләрне танучы камералар куймакчылар 


Җиһазлар куюны "Ростех"ка кергән ширкәт башкарачак. Барлыгы 43 мең мәктәпкә "акыллы камералар" эленәчәк.

Русиядә булган барлык мәктәпләр дә кешенең йөзен таный торган видеокүзәтү системнары белән тәэмин ителәчәк. Камералар куюны Илкүләм мәгълүматлаштыру үзәге (НЦИ) башкара, ул "Ростех" корпорациясенең бер ширкәте дип яза "Ведомости".

Һәр мәктәпнең коридорлары, заллары һәм баскычларында камералар торачак, мәктәп бинасын һәм ишегалдын күзәтү дә каралган. Бүгенгә кадәр дәүләт порталында урнаштырылган контрактларның бәясе 2 миллиард сумнан артып киткән.
Хәзергә мондый видеокүзәтү системнары илнең 12 төбәгендә 1608 мәктәптә куелган. Алга таба башка мәктәпләр дә шушы систем белән тәэмин ителәчәк.

Бер мәктәпкә 20гә якын видеокамера кирәк, аларның һәрберсе 10ар мең сум тора дип сөйләгән бу җиһазларны җитештерүче ширкәт вәкилләре. Бу камералар Orwell системына тоташтырылган, анысы үз чиратында кеше йөзен таный торган NtechLab модуле белән эшли. Бу мәктәп биләмәләрендә булырга хокуклы кешеләр исемлегенә кермәгән затларны ачыкларга ярдәм итәчәк.

Алга таба әлеге технология мәктәп хезмәткәрләренең эш вакытын контрольдә тоту һәм ата-аналарга балаларының мәктәптә булу-булмавын күзәтеп бару өчен дә файдаланылачак диелә материалда.

NtechLab – Русиянең стартап ширкәте, ул йөз танучы алгоритмнар өчен үз-үзен өйрәтүче нейрон челтәрләр өлкәсендәге алдынгы методларны куллана.

2019 яңа ел бәйрәмнәре вакытында Әлмәттә кешеләрнең йөзләрен танучы FindFace системы кертелү турында игълан ителде. Эзләүдә булган ике кеше әлеге технология ярдәмендә берничә атна эчендә табылды дип белдерелде. Әлеге технология дә NtechLab-та җитешетерелгән.

2019 елның җәендә Татарстан мәчетләрендә күзәтү алып бару өчен өстәмә камералар урнаштырыла башлады. Мәчетләрнең эчке бүлмәләрендә камералар булуга карамастан, ФСБ һәм Русия эчке эшләр министрлыгы тагын берничә камера куюны таләп итте, алар ярдәмендә алынган мәгълүмат турыдан-туры бу оешмаларга китә диелде. Азатлык сораштырган мәчет имамнары һәм хокук белгечләре бу гамәлләрнең кануни булмавын белдерде. Дин әһелләре шулай ук моны Кытайда мөселманнар артыннан тулаем күзәтү алып баруга охшаш булуын да әйтте.

XS
SM
MD
LG