Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда COVID-19 йоктыручылар саны дүрт меңнән артты


Узган тәүлектә республикада 43 кешедә коронавирус расланган. Башкортстанда – 64 яңа очрак. Бу рәсми саннар.

Татарстанда коронавирус расланган кешеләр саны дүрт меңнән артып китте. 16 июньгә андыйлар – 4001 кеше, шулардан 367 кеше авыруның актив фазасында диелә Русиянең коронавируска каршы оператив көрәш штабы саннарында. Республикада барлыгы 3624 кеше терелгән, яңа үлемнәр юк, барлыгы 10 кеше коронавирустан үлгән.

Татарстан штабы 2835 кеше терелгән, 11 кеше үлгән, 1155 кеше дәвалануын дәвам итә дигән саннар китерә. Яңа очраклардан 18 кеше хастаханәгә салынган, 25 кеше авыруны җиңел кичерә һәм амбулатор дәвалана.

Башкортстанда, Русия штабының рәсми мәгълүматына караганда, барлыгы 4611 кеше коронавирус йоктырган. Узган тәүлектә тагын 64 кешедә вирус ачыкланган, барлыгы 1940 кеше терелгән, 2653 кеше дәвалану ала дип хәбәр ителә. Яңа үлемнәр булуы әйтелми (барлыгы 18 кеше үлгән).

Русиядә тәүлеклек артым 8 248 кеше тәшкил иткән, хәзер 243 868 кеше коронавирустан дәвалана. Яңа вирус йоктыручылар барлыгы 545 458 кеше. Узган тәүлектә тагын 193 кеше вирустан үлгән, барлыгы 7284 очрак үлем белән тәмамланган. Эпидемия башыннан 294 306 кеше савыккан диелә.

Русиядә коронавирустан үлемнәрнең рәсми статистикасын бәйсез тикшерүчеләр тәнкыйтьләп чыга. Алар төбәк хакимиятләре саннар белән төрле манипуляцияләр ясап, вирус корбаннарын башка чирләрдән үлүчеләр буларак терки дип фаразлый. Хакимиятләр моны кире кага, ләкин Мәскәү статистикасында үзгәрешләр булды.

Рәсми саннар. 16 июнь 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 611 (+64) 1 940 (+66) 18 (+0)
Татарстан4 001 (+43) 3 624 (+3) 10 (+0)
Русия545 458 (+8 248) 294 306 (+9 767) 7 284 (+193)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG