Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан сайлау комиссиясе рәисе журналистларны "фальсификация" сүзен кулланмаска чакырды


Андрей Кондратьев сүзләренчә, Татарстанда тавыш бирү көнендә 10 меңнән артык күзәтүче катнаша, "сейф-пакетлар" кулланылачак. Шул ук вакытта сайлау участокларында камералар урнаштырылмаячак

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирүдә видеокүзәтү Татарстанда бик аз санда кулланылачак. Камераларны бары территориаль сайлау комиссияләрендә генә урнаштырачаклар. Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде. Тавыш бирү көнендә республикада 65 территориаль сайлау комиссиясе, 2810 сайлау участогы эшләячәк.

“Без барлык территориаль сайлау комиссияләрен видеокүзәтү белән тәэмин итәчәкбез”, диде Кондратьев.

Быел беренче тапкыр сайлаучылар өйдә дә тавыш бирә алачак. Сайлау участогы әгъзалары аларның фатирына килеп, бюллетеньне шуннан кабул итәчәк. Моның өчен Татарстанда 24 мең “сейф-пакет” сатып алынган. Бу үз чиратында хәрәмләшүгә китермиме дигән сорауга Кондратьев болай диде.

“Әйдәгез, “фальсификация” дигән сүзләрне кулланмыйк. Беренчедән, күзәтүчеләр бөтен эштә дә катнаша алачак. "Сейф-пакетларны" без нәрсә өчен файдаланабыз? Хәзер тавыш бирер өчен җиде көн бирелә. Күзәтүчеләр, участок әгъзалары карамагында булган күчмә тартмалар көн азагында пломба белән ябыла. Икенче көнгә алар күзәтүчеләр һәм участок әгъзалары белән бергә ачыла һәм кабат кулланыла башлый. Ләкин җиде көн эчендә тартма тулырга мөмкин. Монда аерым регламент кертелгән. Тартма сайлау участогының барлык әгъзалары каршында ачыла, махсус "сейф пакетларга" салына, пломбалана. Аны ертып булмый, акт төзелә. "Сейф-пакетларга" тавышларны санаганчы кагылмыйлар. Татарстанда күзәтүчеләрне бик актив дип саныйм. Әгәр алар үз эшен төгәл башкарса, бу процедура канунлы булачак. Монда нәрсә канунсыз була ала? Миннән даими рәвештә “ничек фальсификацияләнәчәк?” дип сорыйлар. Барысы да регламентта язылган, барысы да күзәтү астында узачак”, диде Андрей Кондратьев.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренчә, соңгы вакытта республикада җәмәгать активлыгы арткан.

“Без моны күзәтүче булырга теләүчеләрнең гариза бирүеннән күрәбез. Бүгенгә 10 меңнән артык кеше теркәлү узды һәм Татарстан иҗтимагый пулатына гариза бирде. Алар тавыш бирүнең барлык этапларында да катнаша алачак”, диде ул.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр эшләячәк. Участок көненә 100 кешене кабул итә алачак. 1 сәгать эчендә 8-12 кеше тавыш бирү мөмкинлеге каралган. Халыкка ул көннәрдә битлек, бармакчаны бушлай таратачаклар.

XS
SM
MD
LG