Accessibility links

Русиядә карантин бозучыларга 1 миллиард сумлык штраф салынган


Казанда полиция битлексез йөрүчеләрне тикшерә, 13 май
Казанда полиция битлексез йөрүчеләрне тикшерә, 13 май

Барлыгы 470 меңгә якын штраф язылган. Татарстан штрафлар саны буенча төбәкләр арасында беренче урында.

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле кертелгән чикләүләрне бозган өчен русияләргә сугылган штрафлар күләме бер миллиард сумга якынлашкан. Бу санны үзенең хисабында “Апология протеста” хокук яклау оешмасы китерә.

Русияләрне административ канун бозулар кодексы нигезендә штрафка тартканнар. 400 меңнән артык эш “гадәттән тыш хәлләр туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү” маддәсе нигезендә ачылган, 15 мең штраф санитар-эпидемиология кануннарын бозу өчен сугылган. Мәскәүдә “социаль мониторинг” әсбабы ярдәмендә 54 мең штраф язылган.

Татарстан штрафлар саны ягыннан төбәкләр арасында беренче урынга чыккан. Республикада 56 мең кешегә штраф сугылган. Икенче урында барган Краснодар краенда бу сан ике тапкыр кимрәк – 27 мең штраф. Дагыстанда 21 мең, Брянски өлкәсендә 19 мең кеше җаваплылыкка тартылган.

“Апология протеста” китергән мәгълүматка караганда, эпидемия башыннан 22 очракта Русия җинаять кодексының 236нчы маддәсе нигезендә (кешегә вирус йоктыруга китергән санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозу) эш ачылган. Ләкин аларның тугызында гына гаепләнүче чыннан да башкаларга чир йоктырган.

Административ эшләрне карау тизлеге ягыннан да Татарстан вәкиле рекорд куйган. Чаллыдагы мәхкәмәнең хөкемдар урынбасары Ленар Хасимов карантин бозуга кагылышлы барлыгы 1800 эш караган, бер атнада 800 эш, ә 27 майда бер көндә 252 эшне карап, хөкем чыгарган. Бер эшкә ул 2,6 минут сарыф иткән, шулардан 111 беркетмәне һәрберсен 16 секунд эчендә караган. Бу турыда “Холод” һәм “Важные истории” басмалары язып чыкты.

Ленар Хасимов штрафлары саны ягыннан Русиядә беренче урында, икенче урында исә Чаллы шәһәре мәхкәмәсе хөкемдары Раушан Касимуллин – ул 1576 эш караган диелә.

XS
SM
MD
LG