Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дождь": Мәскәүдә ялган SIM-карталар аша Конституциягә күпләп тавыш бирү әзерләнә


Теләгән кешеләргә берничә дистә SIM-карта бирәләр, бер симканы теркәгән өчен 75 сум туләргә вәгъдә итәләр.

Мәскәүдә сим-карталар ярдәмендә аккаунтлар булдырып, Конституциягә үзгәрешләр өчен ялган тавышлар җыю оештырыла. Бу турыда Дождь телеканалы хәбәр итә.

Теркәлгән һәр аккаунт өчен 75 сум түләнә, Конституциягә үзгәрешләрне яклап тавыш биргән очракта һәр тавышка 50 сум вәгъдә итәләр. Көнгә ким дигәндә 20 аккаунт теркәргә тәкъдим ителә.

Кешеләрне WhatsApp аша җыялар. Чатның фотосын Дождь редакциясенә кулланучыларның берсе җибәргән. Анда SIM-карталар өләшүче үзен “Олег Викторович” дип таныштырган. Аккаунт теркәгәндә һәр сим-карта өчен электрон почта булдырып, исем-фамилияләр, башка мәгълүмат кертергә кирәк булачак, бу мәгълүмат соңрак җибәреләчәк дигән оештыручы. Тавыш бирү көннәре килеп җиткәч, аккаунтларны булдырган кеше Конституциягә үзгәрешләрне яклап тавыш бирергә тиеш була.

Дождь хәбәрчесе “Олег Викторович” белән очрашып, аннан 25 SIM-карта алган. Моннан тыш, оештыручы бу эшне башкарырга риза булган кешеләрнең үзләре белән паспортларын алып килүләрен сораган. Ул аларның прописка адресын фотога төшерәчәген әйткән. Мәскәүнең рәсми сайты алар теркәгән аккаунтларны кире какса да, акча түләнәчәк дип вәгъдә иткән.

Шул ук вакытта электрон тавыш бирү сервисын эшләүче белгеч Артем Костырко аңлатканча, электрон тавыш бирүгә теркәлү өчен шәхси мәгълүмат булуы кирәк: кешенең исеме, фамилиясе, атасының исеме, туган көне һәм СНИЛС саны. Тавыш бирү өчен кешенең паспорт мәгълүматы шәхси кабинетлардагы мәгълүмат белән туры килергә тиеш.

Мәскәү иҗтимагый пулаты рәисе урынбасары һәм “Эхо Москвы” баш мөхәррире Алексей Венедиктов “электрон тавыш бирүгә бөтен гаризалар җентекләп тикшерелә, аны шул исәптән ФСБ да тикшерә” дигән. “Шуңа күрә бу кешеләр ут белән уйный” дигән Венедиктов.

Дождь фаш иткән схемага ярашлы, SIM-карта алучыга кешеләрнең шәхси мәгълүматы язылган исемлек килә. Анда кешенең паспорт, СНИЛС номерлары, тору адресы, яше һәм башкалар күрсәтелгән. Бу исемлектәге кешеләрнең бер өлеше почта индексы, бер өлеше паспортны биргән оешма буенча төзелгән. Исемлектәге кешеләрнең күпчелеге Мәскәүнең төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүче пенсионерлар диелә.

SIM-карталар өләшү белән шөгыльләнүче кешеләрнең исемнәре дә ачыкланган. Болар Олег Аникин һәм Александр Милостинкин диелә. Алар кешеләрнең шәхси мәгълүматын каян алганнарын әйтмәгән. Олеu Аникин “SIM-карталар үземдә бар иде” дигән, ә мәгълүматның каян килгәнен белмим дип җавап биргән.

Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирү Мәскәүдә һәм Түбән Новгород өлкәсендә электрон ысул белән башкарылачак. Дистанцион тавыш бирү алты көн – 25-30 июньдә барачак. 1 июль тавыш бирүнең төп көне булып санала, ул ял дип игълан ителде.

Мәскәүдә бюджет оешмаларында эшләүчеләр аларны тавыш бирүгә мәҗбүр итәләр дип зарлана. Кайбер оешмаларда җитәкчелек хезмәткәрләрнең үзләре тавыш биреп кенә калмыйча, билгеле бер санда дусларын һәм туганнарын китерүен сорый.

Мәскәүнең мәгълүмати технологияләр департаменты тавыш бирүчеләр исемлеген онлайн күзәтеп бара. Шундый исемлекләрнең күчермәсен оппозициядәге сәясмән Алексей Навальный интернетта чыгарды.

XS
SM
MD
LG