Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флорида татарлары татар рәссамнары сурәтләрен кабатлады

Резеда Мойта (Анастасия Шамова-Бузунеева рәсеме)

Коронавирус пандемиясенә бәйле изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей проекты барлыкка килде. Ул тиз арада интернетта таралып та өлгерде.

Коронавирус аркасында төрле илләрдә изоляция режимы кертелгән чорда онлайн тормыш алга чыкты: социаль челтәрләрдә төрле яңа челленджлар, марафоннар, флешмоблар барлыкка килде. Бу иҗади акцияләр арасында иң киң таралганы дип "Изоизоляция" флешмобын атарга була: сәнгать әсәрләренә косплей ясау (кабатлап күрсәтү) идеясе тиз арада популярлашты, өйдә утырырга мәҗбүр булган төрле ил кешеләре рәсем сәнгатенең танылган шедеврларын кул астында булган нәрсәләрне кулланып кабатлап күрсәтергә кереште.

Телевидениедә һәм радиода тапшырулар алып баручы, блогер Айсылу Лерон Instagram-ында да чагылды бу челленжд — ул апрель аенда улы Нурихан белән Хаҗиморат Казаковның "Бәләкәй Апуш" сурәтенә косплей урнаштырды.

Шулай ук изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей проекты барлыкка килде. Азатлык флешмобны оештыручы Диләрә Галиева белән әлеге проект, милли сәнгать турында сөйләште.

Диләрә, бу идея каян барлыкка килде?

Диләрә Галиева
Диләрә Галиева

— Мин үзем IT тармагында эшлим. Безнең эш күбрәк програмлауга, алгоритмнарга юнәлгән. Техник эш күп булгангамы, мине соңгы вакытта иҗатка тартты, карантин вакытында бик күп иҗади төркемнәрне карап утырдым, шул чакта Facebook сайтындагы "Изоизоляция" төркеменә тап булдым. Проект миңа бик ошады — кешеләр үзләренә ошаган рәсемне алалар да, кул астындагы әйберләр белән аны сурәтләп күрсәтәләр.

Изоляция чорында тагын башка челленжларда катнаштыгызмы?

— Без изоляция чорында милли ашлар белән бер челленжд ясаган идек инде, ашарга әзерләү процессы безнең үзебезгә ошады, ә интернетка куйгач, башкалар да бик ошатты. Безнең кызлар белән аерым чат бар, без бик актив аралашабыз, Роза Харисова "Әйдәгез, тагын бер челленжд ясыйк", диде, мин шушы рәсемнәрне кабатлау идеясен тәкъдим иттем. Римма Минһаҗева "Татарча булсын", диде. Безнең кызлар, нинди идея булса да, бик җиңел күтәрелә, милли сәнгать темасын бик ярата. Шуңа бу проектны оештыру бик җиңел һәм күңелле булды.

Флорида татарлары татар рәссамнары әсәрләрен сурәтләде

Роза Харисова (Һалландейл Бич, Флорида). Фиринат Халиков рәсеме
1/13 Роза Харисова (Һалландейл Бич, Флорида). Фиринат Халиков рәсеме
Коронавирус пандемиясенә бәйле изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей ясау проекты барлыкка килде. Азатлык әлеге флэшмоб тупланмасындагы рәсемнәр һәм Флорида татарлары фотоларыннан фотогалерея әзерләде.
Регина Исхакова һәм аның кызы Рената (Плантейшен, Флорида)
2/13 Регина Исхакова һәм аның кызы Рената (Плантейшен, Флорида)
Коронавирус пандемиясенә бәйле изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей ясау проекты барлыкка килде. Азатлык әлеге флэшмоб тупланмасындагы рәсемнәр һәм Флорида татарлары фотоларыннан фотогалерея әзерләде.
Венера Маннапова (Майами, Флорида). Елена Габбасова рәсеме
3/13 Венера Маннапова (Майами, Флорида). Елена Габбасова рәсеме
Коронавирус пандемиясенә бәйле изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей ясау проекты барлыкка килде. Азатлык әлеге флэшмоб тупланмасындагы рәсемнәр һәм Флорида татарлары фотоларыннан фотогалерея әзерләде.
Алия Абдуллина (Майами, Флорида), "Сара ханым улы Илдар белән", Баки Урманче рәсеме
4/13 Алия Абдуллина (Майами, Флорида), "Сара ханым улы Илдар белән", Баки Урманче рәсеме
Коронавирус пандемиясенә бәйле изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей ясау проекты барлыкка килде. Азатлык әлеге флэшмоб тупланмасындагы рәсемнәр һәм Флорида татарлары фотоларыннан фотогалерея әзерләде.
Динара Елкин (Форт Лаудердейл, Флорида). Билгесез рәссам
5/13 Динара Елкин (Форт Лаудердейл, Флорида). Билгесез рәссам
Коронавирус пандемиясенә бәйле изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей ясау проекты барлыкка килде. Азатлык әлеге флэшмоб тупланмасындагы рәсемнәр һәм Флорида татарлары фотоларыннан фотогалерея әзерләде.
Резедә Мойта (Һолливуд, Флорида). "Матурлыкны табакка салып булмый”, Анастасия Шамова-Бузунеева рәсеме
6/13 Резедә Мойта (Һолливуд, Флорида). "Матурлыкны табакка салып булмый”, Анастасия Шамова-Бузунеева рәсеме
Коронавирус пандемиясенә бәйле изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей ясау проекты барлыкка килде. Азатлык әлеге флэшмоб тупланмасындагы рәсемнәр һәм Флорида татарлары фотоларыннан фотогалерея әзерләде.
Гөлназ Тимерова (Купер Сити, Флорида). "Бишек җыры", Анастасия Шамова-Бузунеева рәсеме
7/13 Гөлназ Тимерова (Купер Сити, Флорида). "Бишек җыры", Анастасия Шамова-Бузунеева рәсеме
Коронавирус пандемиясенә бәйле изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей ясау проекты барлыкка килде. Азатлык әлеге флэшмоб тупланмасындагы рәсемнәр һәм Флорида татарлары фотоларыннан фотогалерея әзерләде.
Лилия Мансурова (Форт Лаудердейл), "Сары күлмәкле кыз", рәссам Баки Урманче
8/13 Лилия Мансурова (Форт Лаудердейл), "Сары күлмәкле кыз", рәссам Баки Урманче
Коронавирус пандемиясенә бәйле изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей ясау проекты барлыкка килде. Азатлык әлеге флэшмоб тупланмасындагы рәсемнәр һәм Флорида татарлары фотоларыннан фотогалерея әзерләде.
Регина Исхакованың улы Рафаил Эчеверри (Плантейшен, Флорида). Радик Минһаҗев рәсеме
9/13 Регина Исхакованың улы Рафаил Эчеверри (Плантейшен, Флорида). Радик Минһаҗев рәсеме
Коронавирус пандемиясенә бәйле изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей ясау проекты барлыкка килде. Азатлык әлеге флэшмоб тупланмасындагы рәсемнәр һәм Флорида татарлары фотоларыннан фотогалерея әзерләде.
Ирвена һәм Николас (Майами, Флорида). "Әни", Илдар Зарипов рәсеме
10/13 Ирвена һәм Николас (Майами, Флорида). "Әни", Илдар Зарипов рәсеме
Коронавирус пандемиясенә бәйле изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей ясау проекты барлыкка килде. Азатлык әлеге флэшмоб тупланмасындагы рәсемнәр һәм Флорида татарлары фотоларыннан фотогалерея әзерләде.
Диләрә Галиева һәм Роберт (Венера Маннапованың улы) (Майами, Флорида). Су анасы мультфильмыннан күренеш, "Татармультфильм" берләшмәсе
11/13 Диләрә Галиева һәм Роберт (Венера Маннапованың улы) (Майами, Флорида). Су анасы мультфильмыннан күренеш, "Татармультфильм" берләшмәсе
Коронавирус пандемиясенә бәйле изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей ясау проекты барлыкка килде. Азатлык әлеге флэшмоб тупланмасындагы рәсемнәр һәм Флорида татарлары фотоларыннан фотогалерея әзерләде.
Диләрә Галиева (Майами, Флорида). "Су анасы" мультфильмыннан күренеш, "Татармультфильм" берләшмәсе
12/13 Диләрә Галиева (Майами, Флорида). "Су анасы" мультфильмыннан күренеш, "Татармультфильм" берләшмәсе
Коронавирус пандемиясенә бәйле изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей ясау проекты барлыкка килде. Азатлык әлеге флэшмоб тупланмасындагы рәсемнәр һәм Флорида татарлары фотоларыннан фотогалерея әзерләде.
Рамзия Васильева (Майами, Флорида). "Алмалы кыз", Рөстәм Килдебәков рәсеме.
13/13 Рамзия Васильева (Майами, Флорида). "Алмалы кыз", Рөстәм Килдебәков рәсеме.
Коронавирус пандемиясенә бәйле изоляция чорында Флорида татарларының татар рәссамнары иҗатына косплей ясау проекты барлыкка килде. Азатлык әлеге флэшмоб тупланмасындагы рәсемнәр һәм Флорида татарлары фотоларыннан фотогалерея әзерләде.
Previous slide
Next slide

— Рәсемнәрне кем сайлады?

— Мин интернеттан татар темасына кагылган яки татар рәссамнары төшергән рәсемнәрне таптым, кызларга тәкъдим итә тордым. Кемдер шуларны ошатып сайлап алды, кемдер үзе эзләп тапты. Мин кызларны үземә кунакка чакырдым, кызлар өйләреннән милли ризыклар пешереп алып килде, без аларны Резеда башкарган косплей өчен кулландык.

Соңыннан чәй эчеп, җырлап-биеп алдык, тәм-томнарны ашап туйгач, тагын өч рәсемне кабатладык — бер җыелуда дүрт рәсемгә косплей ясап өлгердек.

Дөньядагы башка татарларның да бу флешмобка кушылуын теләр идегезме?

Башка татарлар кушылса, тагын да яхшырак булыр иде. Башка штатлардан, илләрдән кушылсалар, без бик шат булыр идек. Әлбәттә, һәркемнең үз дөнья мәшәкате булуы аңлашыла, рәсемне сайлап алу өчен вакыт, әсбаплар табарга кирәк. Бар кешенең калфак-камзулы юк. Ләкин кушылырга теләгән кеше җаен табачак, дип уйлыйм. Бик шәп булыр иде.

XS
SM
MD
LG