Accessibility links

Азат Европа/Азатлык радиосы президенты Джейми Флай вазифасыннан алынуын белдерде


Джейми Флай
Джейми Флай

Флайны вазифасыннан алу карарын АКШның Глобаль медиа идарәсендәге яңа җитәкче кабул иткән.

Азат Европа/Азатлык радиосы медиакорпорациясе президенты Джейми Флай үзенең вазифасыннан алынуы турында белдерде. Аның ширкәт хезмәткәрләренә адресланган хәбәреннән аңлашылганча, Флайны вазифасыннан җибәрү карарын АКШның Глобаль медиа идарәсендәге яңа җитәкче Майкл Пэк кабул иткән.

"Зур ямансулык хисе белән Азат Европа/Азатлык радиосыннан китәм. Бу оешманы ел дәвамында җитәкләү – минем бөтен гомерем өчен зур мәртәбә", диелгән Флай хатында.

Associated Press агентлыгы хәбәр иткәнчә, Пэк Глобаль медиа идарәсенә караган тагын өч медиа-оешманың җитәкчеләрен вазифаларыннан алган: Азат Азия Радиосы, Якын Көнчыгыш тапшырулар челтәре һәм Кубага тапшырулар бюросы башлыклары китәчәк. Моннан кала, Пэк үзе җитәкләгән идарә күзәтүендә эшләүче Ачык технологияләр фонды башлыгын да вазифасыннан җибәргән.

Пэк АКШның Глобаль медиа идарәсен ике атна элек җитәкли башлады. Идарә хезмәткәрләренә элегрәк җибәргән электрон хатында Пэк үзен идарәгә караган бөтен медиа оешмаларының бәйсезлеген тәэмин итү принцибы тарафдары дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG