Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар яшьләре форумы быел онлайн узачак, рәис сайлау булмаячак


Татар яшьләре форумы, 2018 ел
Татар яшьләре форумы, 2018 ел

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, татар яшьләре Казанга җыела алмаячак. Форум рәисен сайлау да булмый.

2020 елның августында Казанда узарга тиешле Х Дөнья татар яшьләре форумы быел онлайн мәйданга күчерелә. Бу хакта Азатлыкка форум рәисе Ленария Мөслимова белдерде. Аның сүзләренчә, коронавирус пандемиясе аркасында күп илләрнең чикләре әлегә ябык булып кала бирә, шуңа күрә форум делегатлары Казанга килеп җитә алмаячак. “Делегатларның 35 проценты чит ил вәкилләре. Шуның өстенә, көз айларында коронавирусның икенче дулкыны булыр дип фаразлана, шуңа күрә әлеге вакытта форумны онлайн уздыру планы карала”, диде Мөслимова.

Быелгы форумда белем бирү форматына өстенлек биреләчәк. Чара кысаларында төрле белгечләрнең лекцияләре узачак, фикер алышу мәйданчыклары эшләячәк. Шулай ук күңел ачу чаралары да көтелә. Бер дискуссион мәйданчык ТАССРның 100 еллыгына багышланачак. Анда төрле тарихчылар, билгечләрне чакыртып, фикер алышу оештыралачак.

Быелгы форумда чыгышлар һәм рәис сайлау каралмаган. Оешманың хәзерге рәисе Ленария Мөслимова вазифасын тагын бер ел башкарачак.

Киләсе елда татар яшьләре җыены яңадан элеккеге рәвешенә кайтыр дип фаразлана. Анда бер меңгә якын делегат чакырылачак.

Коронавирус пандемисе сәбәпле татар яшьләренең “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе дә быел беренче тапкыр онлайн форматта үтте.

Чара интернетта биш сәгатьтән артык барды. Татар яшьләре форумының элеккеге рәисе, акцияне оештыручыларның берсе Тәбрис Яруллин Азатлык белән әңгәмәсендә татар чараларын онлайн уздыру аларның аудиториясен киңәйтергә ярдәм итәчәк дип сөйләде.

Интерент аша “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен 700 меңгә якын кеше караган, дип белдерде Азатлыкка Яруллин.

XS
SM
MD
LG