Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Telegram-ны томалауны туктатты


Бу Русия баш прокуратурасы белән килешү нигезендә эшләнә диелә. 

Роскомнадзор Telegram мессенджерына карата чикләүләрнең алынуын хәбәр итте. Русия баш прокуратурасы белән бу турыда килешүгә киленгән диелә Роскомнадзорның рәсми сайтында.

“Телеграммга нигез салучының террорчылыкка һәм экстемистлыкка каршы торырга әзерлеген позитив бәялибез” диелгән хәбәрдә.

4 июньдә Telegram-га нигез салучы Павел Дуров Русия хакимиятен мессенджерны томалаудан туктарга һәм “Русиядә Telegram кулланучы 30 миллион кешегә сервистан файдалануны уңайлырак итәргә” чакырган иде.

15 июньдә Русия думасына Telegram-ны томалауны туктату турында канун өлгесе кертелде. Авторлар Русия түрәләре телеграмны коронавирус вакытында “үзләренең төп мәгълүмати ресурсларының берсе буларак” куллануын искәртте. Канун өлгесе авторлары дәүләтнең алга таба да мессенджерны томалау турында белдереп, аны туктатырга маташуы Telegram үсешенә зыян салмый, ә “дәүләт хакимияте абруена” зыян китерә диде.

Telegramны томалауны Роскомнадзор мәхкәмә карары нигезендә 2018 елның апрелендә башлады. Моңа мессенджерның кулланучыларның язмаларын укырга мөмкинлек бирүче ачкычларны ФСБга тапшырудан баш тартуы сәбәп булды. Telegram-га керүне туктатырга маташып, Роскомнадзор миллионлаган IP-адресны томалады, бу төрле сайтлар һәм сервисларның эшендә тоткарлыклар тудырды. Томалау башланганчы Telegram-да Русиянең күп кенә министрлыклары һәм башка дәүләт оешмалары үзләренең рәсми каналларын булдырган иде. Роскомнадзор томалавына карамастан, Русиядә Telegram нигездә тотрыклы эшләп килде.

XS
SM
MD
LG