Accessibility links

Кайнар хәбәр

Апелляция хәрби мәхкәмәсе Айрат Дилмөхәммәтовның сак астында тору вакытын бер тәүлеккә киметкән


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Мәскәү өлкәсе Власиха бистәсендә узган аппеляция хәрби мәхкәмәсе карары белән, Дилмәхәммәтовның сак астында тору вакыты 24 сентябрь урынына 23 сентябрьдә тәмамалана.

Сак астында тоту вакыты озайтылу карарына фикерен белдереп, Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәнең өч ел элек Киров колониясе биргән сыйфатламаны куллануына гаҗәпләнүен әйтте.

“2017 елда административ эшне карау өчен әзерләнгән бу сыйфатламаның хәзерге эшкә бернинди катнашы юк, ул колониядә беркем тарафыннан да расланмаган. Мәхкәмәгә тиз арада миңа каршы берәр начар фикер табарга кирәк иде”, диде Дилмөхәммәтов.

Ул мәхкәмәнең гаепләүче ягына күчүен белдерә. Шикаятендә сәясәтче Екатеринбур мәхкәмәсе карарын гамәлдән чыгарып, иреген чикләүнең башка ысулын куллануны таләп итте.

Видеоконференция аша узган мәхкәмә утырышында адвокат Алексей Захаров Дилмөхәммәтовны иректә калдырып, аңа интернеттан файдалануны тыю, аерым вакытта өйдән чыкмау кебек чикләүләр кулланырга сорады.

Захаров Idel.Реалиигә сөйләгәнчә, мәхкәмә бу үтенечкә колак салмаган. Прокуратура Дилмөхәммәтов иректә калса, канунга каршы гамәлләрен дәвам итәр яки мәхкәмәдән качар дип белдергән. Мәхкәмә дәүләт гаепләүчесе мәгълүматын исәпкә алып, Дилмөхәммәтовның сак астында тотылу вакытын бары бер тәүлеккә кыскарткан. “Минемчә, мәхкәмә сак астында тоту вакытын төгәлрәк итеп кенә әйтте, ул 23 сентябрьдә тәмамлана. Мондый формальлек безнең дәлилләр, үтенечебездән мыскыллап көлү кебек күренә”, дигән адвокат.

6 апрельдә Екатеринбурдагы Үзәк хәрби мәхкәмәсе оппозициядәге сәясәтче Айрат Дилмөхәммәтовны 2020 елның 24 сентябренә кадәр сак астында тотарга дигән карар чыгарды. Иреген чикләүнең йомшаграк төрләре мөмкин түгел, чөнки Дилмөхәммәтов антисоциаль гамәлләр кыла һәм элек төрмәдә утырганда тәртибе начар булган дип белдергән иде мәхкәмә.

2015-2017 елларда Дилмәхәммәтов Киров өлкәсендәге 9 нчы санлы төзәтү колониясендә тотылды, аны “ачык рәвештә террорчылыкны аклау” маддәсе нигезендә хөкем иттеләр. Башкортстан җәмәгатьчелеге бу хөкем карарын оппозиция вәкиленнән сәяси нигездә үч алу дип бәяләде.

Айрат Дилмөхәммәтовка каршы биш җинаять эше ачылган. Ул 2019 елның март аенда илнең бөтенлеген җимерүгә чакыруда гаепләнеп кулга алынды. Апрельдә Дилмөхәммәтовка каршы “террорчылыкка чакыру” маддәсе нигезендә эш ачылганы билгеле булды. Октябрьдә һәм 2020 елның гыйнварында аңа карата тагын ике җинаять эше кузгатылды. Соңгысы “террорчылыкны финанслау” маддәсе нигезендә ачылды.

2019 елның апрелендә Русиянең “Мемориал” хокук яклау җәмгыяте Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG