Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми саннар: Татарстанда COVID-19 тагын 36, Башкортстанда 62 кешедә расланган


Рәсми саннарга караганда, Русиядә узган тәүлек эчендә 7 972 кешедә коронавирус ачыкланган, 181 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 36 кешедә COVID-19 табылган. Вирус йоктырган кешеләр саны 4114, шулардан 3635 кеше савыккан. Авырудан хәзер барлыгы 468 кеше дәвалана. Бу саннар Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы тарафыннан китерелә. Республикада яңа вирустан үлүчеләр 11 кеше диелә.

Татарстан штабы авыруның актив фазасында 1133 кеше дип хисап бирә. Узган тәүлектә тагын 62 кеше савыккан. Татарстанның рәсми мәгүлъматына караганда, республикада COVID-19 барлыгы 12 кешенең гомерен өзгән.

Яңа очраклардан 19 кеше Казанда, алты кеше Чаллыда авырый. Норлатта өч, Яшел Үзән районында ике кешедә вирус расланган, тагын алты районда берешәр очрак.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 62 кешедә коронавирус тапканнар. Хәзер республикада 2507 кеше авыру белән көрәшә, барлыгы 18 кеше үлгән.

Русиядә 7 972 яңа очрак, бер тәүлек эчендә 181 кеше үлгән. Авыручыларның гомуми саны - 569 063, шулардан 236 816 кеше авыруның актив фазасында диелә. Эпидемия башыннан коронавирустан 7 841 кеше һәлак булган.

Русиядә коронавирустан үлемнәрнең рәсми статистикасын бәйсез тикшерүчеләр тәнкыйтьләп чыга. Алар төбәк хакимиятләре саннар белән төрле манипуляцияләр ясап, вирус корбаннарын башка чирләрдән үлүчеләр буларак терки дип фаразлый. Хакимиятләр моны кире кага, ләкин Мәскәү статистикасында үзгәрешләр булды.

Рәсми саннар. 19 июнь 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 792 (+62) 2 267 (+85) 18 (+0)
Татарстан4 114 (+36) 3 635 (+3) 11 (+1)
Русия569 063 (+7 972) 324 406 (+10 443) 7 841 (+181)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG