Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча подкаст: "Баланы дәүләткә ышанып тапмыйбыз"


"Татарча подкаст"тның чираттагысы күп балалы гаиләдә мөнәсәбәтләр, хатын-кызның гаиләгә дә, эшкә дә өлгерергә тырышуы, бала табу урыннарына, "супер әни" синдромына багышланды.

Үз тәҗрибәләрен танылган җырчы, өч бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова һәм шулай ук өч бала әнисе, блогер Сәйдә Сабирҗанова уртаклашты.

Сәйдә Сабирҗанова
Сәйдә Сабирҗанова

Сәйдә Сабирҗанова да, Ландыш Нигъмәтҗанова да дүртенче балаларын көтәләр. Дөньялар тыныч булмаган вакытта күп бала табуны алар батырлык дип санамый. "Чын күңелдән теләп, үз көчебезгә генә ышанып табабыз", диде алар. Дәүләт пособиеләре өчен бала табучыларга гаҗәпләнеп карый алар.

"Татарча подкаст"та тагын ниләр турында сөйләштек:

  • Соңгы елларда татарстаннар арасында да балаларын чит илләрдә табучылар арта. Подкастта катнашучы ханымнар кайсы бала тудыру йортын сайлый.
  • Ир белән бергә бала табу. Андый батыр ирләр бармы?
  • Гаиләдә өлкәнрәк балаларның кечеләренә ярдәм итүе. Бу аның бала-чагын "урлау" түгелме?
  • Хатын-кыз үзенә дә, гаиләсенә дә, эшенә дә тигез вакыт бүлә аламы?
  • Ландыш һәм Сәйдә өчен Instagram нәрсә ул? Ландыш үзенә начар сүзләр язучыларны беләм ди. Кемнәр алар?
  • Гаиләдә балаларны туган телгә өйрәтү. Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә татар телен популярлаштыруда дәүләт башкара алмаган эшне эшли дияргә мөмкин. Ләйлә үзен йолдыз дип саныймы? Сәйдәнең 6 яшенә кадәр татарча гына сөйләшкән улы нигә урысчага күчә?
  • Дүртенче бәбиләрен көтүче әниләр: баланы дәүләткә ышанып тапмыйбыз
    please wait

    No media source currently available

    0:00 0:28:17 0:00
    йөкләү

    Сөйләшеп тә, подкастка керми калган тема - балаларның җәйге ялын уздыру. Ландыш Нигъмәтҗанова җәйге аланнарга каршы.
    Ландыш Нигъмәтҗанова
    Ландыш Нигъмәтҗанова
  • "Анда начарлыкка өйрәнеп кайтырга мөмкиннәр, шуңа күрә җәйге ялны авылда гына уздырабыз", дип сөйләде ул.

    Сәйдә Сабирҗанова балаларын башка елларда Казанда мөселман аланнарына, "Сабыйлар" үзәгендәге лагерьга йөрткән булган. Бу аланнар иртән барып кич кайтмалы, кунып каласы түгел. Сәйдә дә быел балалар өчен иң шәп урын дип авыл җирен атады.

"Татарча подкаст"ны Азатлык сайтында, Youtube видеохостингында, Instagram-да, SoundCloud һәм Яндекс.Музыка платформаларында, Вконтакте челтәрендә тыңларга мөмкин.

Әгәр сезне кызыксындырган темалар һәм сораулар булса, azatliq@rferl.org почтасына "Татарча подкаст" дип тамгалап языгыз.

XS
SM
MD
LG