Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда татар теле белгечлегенә быел 48 бюджет урыны бирелгән


КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты

Татар теле укытучыларын быел күбрәк әзерләячәкләр

КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә быел 179 бюджет урыны бирелгән. Бу чыгымнарны Татарстан казнасы каплаячак. Бу хакта югары мәктәпнең деканы Рамил Мирзаһитов белдерде. Шуларның 48 урыны татар теле укытучыларын әзерләүгә бирелгән. Татар теле укытучылары бакалавриат юнәлешендә 5 ел укыячак.

"Быел безнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары инглиз теле белән бара. Алар татар теле генә түгел, инглиз теле укытучылары да булачаклар. Моңа 25 бюджет урыны бүлеп бирелде. Узган ел ул 20 урын гына иде.

Икенче юнәлеш - татар теле һәм журналистика. Быелгы яңалыгы нәрсәдә? Уку планын әзерләгәндә Татмедиага, "Яңа гасыр" (ТНВ) телерадиоширкәтенә , "Россия-Татарстан" дәүләт телерадиоширкәтенә мөрәҗәгать иттек. Андагы белгечләр белән бергә татар журналисты нинди булырга, нинди дисциплиналар укырга, кайда практика узарга тиешлеген сөйләштек. Газет-журналлар, ТВ белән тыгызрак эшләргә, дүртенче курс тәмамланганчы практиканы шул базада узарга телибез", диде Мирзаһитов.

Моннан тыш, музыка укытучысы, дизайн белгечлеге дә әзерләнәчәк. Полилингваль мәктәпләр өчен дә Татарстан хөкүмәте заказлар биргән.

"Студентларны ике белгечлеккә кабул итәчәкбез. Бу - башлангыч сыйныфлар һәм чит тел, биология һәм чит тел, тарих һәм чит тел, математика һәм чит тел. Әлеге програмны үзләштергән балалар ике дипломлы булачак. Математиканы да, инглиз телен дә, һәм математиканы инглиз телендә дә укыта алачаклар. 4-5ле билгегә укучыларга 15 мең сум стипендия биреләчәк", диде КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов.

Полилингваль мәктәпләр өчен барлыгы 100 баланы укырга кабул итәчәкләр. Аларның татар телен ни дәрәҗәдә белүен тикшереп алачаклар. Уку тәмамланганнан соң әлеге студентлар билгеләнгән мәктәптә биш ел эшләргә тиеш булачак.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG