Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь сәнгатькәрләр Татарстан китап нәшриятын яклап Шәймиевка хат язды


Татарстан китап нәшрияты бинасы

"Татарстан китап нәшрияты Татмедиа филиалы булып калган очракта, аның алдына әдәби мирасыбызны саклау һәм баету, татар сүз сәнгатенең алгарышын тәэмин итү бурычы түгел, ә табыш китерү, керем алу шарты куелачак дип шикләнергә нигез бар", диелә хатта.

Татарстанның яшь язучылары һәм сәнгать әһелләре Татарстан китап нәшриятынының мөстәкыйльлеген саклап калуны сорап республика дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевка хат юллады. Хатның күчермәсе Азатлыкта бар.

Шәймиевка мөрәҗәгатьне 42 яшь язучы һәм сәнгатькәр имзалаган. Алар арасында Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Булат Ибраһимов, Рүзәл Мөхәммәшин, Рифат Сәлах, Илгиз Зәйниев, Айгиз Баймөхәммәтов, Гүзәл Сәгыйтова, Резеда Гарипова, Сөмбел Гаффарова, Айдар Шәйхин һәм башкалар бар.

Татарстан китап нәшрияты хокукый бәйсезлеген югалтып, филиал гына булып калган очракта, "аның алдына әдәби мирасны саклау һәм баету, татар сүз сәнгатенең алгарышын тәэмин итү бурычы түгел, ә беренче чиратта, табыш китерү, керем алу шарты куелачак дип шикләнергә нигез бар" дип саный авторлар.

“Без бүгенге көндә әлеге бурычның вакытлы матбугат алдына куелуын яхшы беләбез. Гонорарлар фонды кимегән, укучылар саны саеккан, тиражлар төшкән бер чорда бу хәлдән чыгу юлын җиңелрәк һәм хәтта “сары матбугат” куллана торган контент булдыруда күрәләр. Әмма бу “төс” дәүләт басмаларының кабатланмас үзенчәлеген һәм дәрәҗәсен югалтуга китерә, әдәби-эстетик кыйммәтен төшерә. Бердәнбер дәүләт нәшрияты исә бу юлдан китәргә тиеш түгел, дип уйлыйбыз. Кушылу ысулы профессиональ мөхәррирләрнең кимүенә һәм язучыларга гонорарның азаюына яки бөтенләй бетүенә дә китерергә мөмкин” диелгән хатта.

Хат авторлары “Татарстан китап нәшрияте” Татмедиага күчкән очракта, нәшрият чыгарган китапларын сыйфаты начараерга мөмкин дип саный. “Әйтергә кирәк, Татарстан китап нәшриятының күпчелек китаплары “Идел-Пресс” типографиясендә басыла. Әмма бүгенге заман шартларында бер генә типографиянең монополист булуы уңай күренеш түгел. Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлеккә республикабыздагы, хәтта башка төбәкләрдәге типографияләрне дә җәлеп итү бары тик уңай нәтиҗәгә генә китерәчәк. Икътисад кануннары буенча, көндәшлек булганда гына сыйфатны бермә-бер арттырырга мөмкин” ди авторлар.

Алар Шәймиевтан Татарстан китап нәшриятын хәзерге статусында, ягъни бәйсез-мөстәкыйль оешма итеп саклап калуда ярдәм итүен соры.

Элегрәк Татарстанның халык язучылары һәм шагыйрьләре Татарстан китап нәшриятынының мөстәкыйльлеген саклап калуны сорап республика президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллаган иде.

10 июньдә Татарстан китап нәшрияты коллективы оешманың мөстәкыйльлеген саклап калуны сорап, Миңнехановка мөрәҗәгать язды, һәм ул петиция рәвешендә интернетта дөнья күрде. Аны бер меңгә якын кеше имзалаган.

фикерләр (9)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG