Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Тәлгать Таҗетдинны 40 ел баш мөфти булып торуы уңаеннан котлады


Тәлгать Таҗетдин һәм Радий Хәбиров.
Тәлгать Таҗетдин һәм Радий Хәбиров.

Таҗетдинның баш мөфти вазифасында 40 ел булу вакыйгасы зурлап уздырылачак.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Таҗетдинның баш мөфти итеп сайлануына 40 ел тулу уңаеннан аның белән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров очрашты. Хәбиров баш мөфтигә Салават Юлаев орденын тапшырган.

"Сез чын ватанпәрвәр. Сезне ил җитәкчелеге, Русия президенты бик хөрмәт итә. Бу еллар дәвамында һәрвакыт тынычлык һәм конфессияара татулык өчен чыгыш ясыйсыз, зур илебезнең дәүләтчелеген якладыгыз”, дигән Хәбиров котлавында.

Бүген шулай ук Радий Хәбиров һәм Тәлгать Таҗетдин Үзәк диния нәзарәте каршындагы Русия Ислам университетының уку-укыту комплексы төзелешенең барышы белән таныштылар. Хәзерге вакытта анда бизәкләү эшләре тәмамланып килә. Комплекс октябрь аенда ачылачак. Республика башлыгы һәм баш мөфти шулай ук Уфаның беренче Җәмигъ мәчетендә бергә намаз укыдылар һәм никах укыткан берничә парны котладылар.

Тәлгать Таҗетдинның баш мөфти итеп сайлануына 40 ел тулу вакыйгасы зурлап билгеләнәчәк. Әлегә аның төгәл көне билгеләнмәгән. Бу уңайдан Үзәк диния нәзарәте 40 китап нәшер итеп бүләкләргә җыена. Китаплар әлеге вакыйны рәсми билгеләү тантанасында тапшырылачак.

Тәлгать Таҗетдинов 1980 елның 19 июнендә Советлар берлегенең һәм Себернең Европа өлеше Диния нәзарәте мөфтие һәм рәисе итеп сайланган иде. 1990 елдан Шәех-әл-Ислам, ягъни Ислам мәсьәләләре буенча илдә иң югары вазифаи зат исемен йөртә. Баш мөфти Русиянең күп кенә орденнары белән бүләкләнгән. Ул һәрвакыт хакимиятне яклап чыгышлар ясый.

XS
SM
MD
LG