Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 8 меңнән артты


Рәсми саннарга караганда, Русиядә узган тәүлек эчендә 7 889 кешедә коронавирус ачыкланган, 161 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 38 кешедә COVID-19 табылган. Вирус йоктырган кешеләр саны 4152, шулардан 3640 кеше савыккан. Авырудан хәзер барлыгы 501 кеше дәвалана. Бу саннар Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы тарафыннан китерелә. Республикада яңа вирустан үлүчеләр 11 кеше диелә.

Татарстан штабы авыруның актив фазасында 1113 кеше дип хисап бирә. Узган тәүлектә тагын 58 кеше савыккан. Татарстанның рәсми мәгүлъматына караганда, республикада COVID-19 барлыгы 12 кешенең гомерен өзгән.

Яңа очраклардан 12 кеше Казанда, җиде кеше Чаллыда, дүртесе Лаеш районында авырый. Яшел Үзән белән Түбән Камада икешәр кешедә вирус расланган, тагын 11 районда берешәр очрак.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 58 кешедә коронавирус тапканнар. Хәзер республикада 2424 кеше авыру белән көрәшә, барлыгы 18 кеше үлгән.

Русиядә 7 889 яңа очрак, бер тәүлек эчендә 161 кеше үлгән. Авыручыларның гомуми саны - 576 952​, шулардан 310 мең кеше табиблар күзәтүендә. Эпидемия башыннан коронавирустан 8 002 кеше һәлак булган.

Русиядә коронавирустан үлемнәрнең рәсми статистикасын бәйсез тикшерүчеләр тәнкыйтьләп чыга. Алар төбәк хакимиятләре саннар белән төрле манипуляцияләр ясап, вирус корбаннарын башка чирләрдән үлүчеләр буларак терки дип фаразлый. Хакимиятләр моны кире кага, ләкин Мәскәү статистикасында үзгәрешләр булды.

Рәсми саннар. 20 июнь 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 850 (+58) 2 358 (+91) 18 (+0)
Татарстан4 152(+38) 3 640 (+5) 11 (+0)
Русия576 952 (+7 889) 334 592 (+10 186) 8 002 (+161)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG