Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус йоктыруның Башкортстанда 56, Татарстанда 40 яңа очрагы расланган


Рәсми саннарга караганда, Русиядә узган тәүлек эчендә 7 728 кешедә коронавирус ачыкланган, 109 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 40 кешедә COVID-19 табылган. Вирус йоктырган кешеләр саны 4 192, шулардан 3 645 кеше савыккан. Авырудан хәзер барлыгы 536 кеше дәвалана. Бу саннар Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы тарафыннан китерелә. Республикада яңа вирустан үлүчеләр 11 кеше диелә.

Татарстан штабы авыруның актив фазасында 1 121 кеше дип хисап бирә. Узган тәүлектә тагын 32 кеше савыккан. Татарстанның рәсми мәгүлъматына караганда, республикада COVID-19 барлыгы 12 кешенең гомерен өзгән.

Яңа очраклардан 10 кеше Казанда, 12 кеше Чаллыда, 11е Түбән Кама районында авырый. Тукай районында ике кешедә вирус расланган, тагын 5 районда берешәр очрак.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 56 кешедә коронавирус тапканнар. Хәзер республикада 2508 кеше авыру белән көрәшә, барлыгы 18 кеше үлгән.

Русиядә 7 728​ яңа очрак, бер тәүлек эчендә 109 кеше үлгән. Авыручыларның гомуми саны - 584 680, шулардан 236 мең кеше табиблар күзәтүендә. Эпидемия башыннан коронавирустан 8 111 кеше һәлак булган.

Русиядә коронавирустан үлемнәрнең рәсми статистикасын бәйсез тикшерүчеләр тәнкыйтьләп чыга. Алар төбәк хакимиятләре саннар белән төрле манипуляцияләр ясап, вирус корбаннарын башка чирләрдән үлүчеләр буларак терки дип фаразлый. Хакимиятләр моны кире кага, ләкин Мәскәү статистикасында үзгәрешләр булды.

Рәсми саннар. 21 июнь 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 906 (+56) 2 380 (+22) 18 (+0)
Татарстан4 192(+40) 3 645 (+5) 11 (+0)
Русия584 680 (+7 728) 339 711 (+5 119) 8 111 (+109)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG