Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин киләсе президент сайлауда катнашу ихтималын кире какмады


Владимир Путин
Владимир Путин

Владимир Путин киләсе президент сайлауда катнашу турында "карарбыз, вакыты җиткәч күренер" диде. 

Русия президенты Владимир Путин ил башлыгы вазифасына намзәтен тәкъдим итәргә мөмкин. Аның сүзләренчә, ул бу хакта Конституциягә үзгәрешләр хупланган очракта уйлаячак. Үзгәрешләрнең берсе Путин мөддәтләрен яңадан саный башларга мөмкинлек бирә. Ягъни ул 2024 елдан соң тагын ике алты еллык мөддәткә үз намзәтен чыгара ала.

"Үзем өчен карар кабул итмәдем әле. Конституциядә язылса, намзәтемне тәкъдим итәргә мөмкинмен. Карарбыз", дигән Путин "Россия-1" телеканалы күрсәтәчәк "Русия.Кремль.Путин" дип аталган документаль фильмда. Аның сүзләрен ТАСС китерә. Фильм 21 июнь кич күрсәтеләчәк.

Президент сүзләренчә, мондый "нульләштерү" булмаса, 2024 елга кадәр "нормаль эш белән шөгыльләнәсе урынга хакимиятнең бик күп дәрәҗәләрендә минем ихтимал варисларны эзләү башланачак".

Гамәлдәге конституция нигезендә Путин 2024 елдан соң президент сайлауда катнаша алмый.

  • Владимир Путин Русия думасына керткән Конституция үзгәрешләренең беренче вариантында аның мөддәтләрен яңадан саный башлау турында сүз юк иде. Ул 10 мартта дума утырышында депутат Валентина Терешкова тарафыннан тәкъдим ителде. Путин моңа каршы түгелмен диде.
  • Русия президентын тәнкыйтьләүчеләр әлеге үзгәрешләр аңа 2036 елга кадәр хакимият башында калу мөмкинлеге бирүен искәртә. Путинга 2036 елда 84 яшь була.
  • Конституция үзгәрешләренә агитция материалларында "нульләштерүгә" зур урын бирелми, сүз күбрәк пенсияләрне арттыру, түрәләргә чит ил ватандашлыгын тыю, никахның ир һәм хатын берлеге булу турындагы үзгәрешләр турында бара.
  • Русия Конституциясе үзгәрешләренә 25 июньнән 1 июльгә кадәр тавыш биреп булачак.

XS
SM
MD
LG