Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан түрәләре Болак буен төзекләндерү проекты тәкъдим итте


Болак елгасы һәм Кабан күле буентөзекләндерү концепциясе
Болак елгасы һәм Кабан күле буентөзекләндерү концепциясе

Болакта яр буе, велосипед юлы һәм бер хәрәкәтле юл барлыкка киләчәк 

Казан түрәләре Болак буен төзекләндерүгә тотынмакчы. Аерым алганда Сул як Болак һәм Уң як Болак урамнары хәрәкәте үзгәрәчәк, Болак яр буе барлыкка киләчәк, велосипед юлы өстәләчәк. Бу хакта 22 июнь Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыров башкаланың оператив штаб утырышында хәбәр итте. Әлеге төзекләндерү эше Универсиада проспектындагы трафикны хәл итү өчен эшләнә.

“Казанның Тихомирнов урамы, Щербаковский тыкрыгы, Профсоюз урамыннан Меңъеллык мәйданга таба бер яклы юл булачак. Казанның Меңъеллык мәйданыннан Уң як Болак урамыннан (Сәлимҗанов урамы аша) Назарбаев урамына кадәр бер як хәрәкәтле юл тәкъдим ителә. Сул як Болак урамында ике яклы хәрәкәт, махсус велосипед юлы, киңәйтелгән җәяүлеләр юлы булачак. КФУның педагогика факультеты каршында Татарстан урамы белән Париж коммунасы урамын җәяүлеләр юлы тоташырга мөмкин. Хәзер куркыныч киселеш мәсьәләсе хәл ителә”, диде Кадыйров.

Болак елгасы буе да тамырдан үзгәрер дип көтелә. Аерым алганда яр буенда җәяүлеләр юлы барлыкка киләчәк.

“Сул як Болакта велосипед юлы барлыкка килә. Ул Кабан күле белән Казан Кирмәне яр буендагы велосипед юлын тоташтырачак. Алга таба бу Болакны төзекләндерү идеясын тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Кабан күлен төзекләндерүчеләр тәкъдим иткәнчә, Болак елгасында түбән яр буе ясарга мөмкин. Куркынычсыз мохит булдырып Сул як Болакта җәяүлеләр юлы өстенлек итәчәк һәм бу җирлеккә үсеш алырга мөмкинлек бирәчәк”, диде Кадыйров.

Болак буе кайчан төзекләндерелә башлаячагы әлегә билгеле түгел. Ләкин бу проектны Татарстан җитәкчелеге дә, ЮХИДИ идарәсе дә хуплаган. Быел юл төзекләндерү эшенең беренче чираты башкарылачак. Аны Боҗра янындагы җәяүлеләр кичүеннән башлаячаклар.

“Без бу юнәлештә озак эшләдек. ЮХИДИ, транспорт комитеты әлеге мәсьәләне озак карады. Бу машина хәрәкәтен тамырдан үзгәртә. Хәзерге хәрәкәтне искә алганда юлларны болай калдыра алмыйбыз. Казанда автомобильләр елына 40 меңгә арта”, диде Казан мэры Илсур Метшин.

Әлеге проект хәрәкәт вакытын 40 процентка киметергә, тизлекне 8 процентка, ә транспорт чараларын 19 процентка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Төзекләндерү эшенең бюджеты әлегә әйтелмәде.

XS
SM
MD
LG