Accessibility links

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус йоктыручылар санының моңарчы булмаганча артуын хәбәр итә


21 июньгә авыручыларның иң күбе Бразилия, АКШ һәм Һиндстанда теркәлгән.

Узган тәүлектә дөньяда коронавирус йоктыручылар саны пандемия чорында иң зур күрсәткечкә менгән – 183 меңнән артык кеше. Бу санны Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр итә.

Вирус иң күп таралган илләр – Бразилия, АКШ, Һиндстан. Соңгы тәүлектә COVID-19 дөньяда тагын 4743 кешенең гомерен өзгән. Пандемия корбаннарының гомуми саны – 468 мең кеше.

Дөнья күләмендә коронавирусны тугыз миллионга якын кеше йоктырган. Бу санны Американың Джонс Хопкинс университеты китерә.

Яз ахырында карантин йомшартылган Европа илләрендә хастаханәләрдә эпидемиянең икенче дулкынына әзерләнәләр. Reuters язганча, дәвалау оешмаларында табиблар саны арттырыла, алар өчен коронавируслы авыруларны дәвалауга өйрәтүче курслар оештырыла.

Европа илләре арасында COVID-19 белән зарарланучыларның иң зур саны Британиядә - 305 меңнән артык. Испания, Италия дә беренче унлыкта калуын дәвам итә. Шул ук вакытта Британия, Франция, Италия COVID-19 вирусыннан үлүчеләр саны буенча беренче бишлеккә керә. Беренче унлыкта Испания һәм Бельгия дә бар.

Коронавирус йоктыручылар саны ягыннан дөньяда беренче урында – АКШ (2 279 879), икенчедә – Бразилия (1 083 341). Русия өченче урында бара - 592 280 кеше. Иң күп үлүчеләр дә АКШта - 119 969 кеше. Бразилиядә 50 591, Британиядә 42 717 кеше үлгән. Русиядә коронавирустан 8206 үлем рәсми теркәлгән, ул 13нче урында.

Рәсми саннар. 22 июнь 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 959 (+53) 2 385 (+5) 18 (+0)
Татарстан4 231(+39) 3 647 (+2) 11 (+0)
Русия592 280 (+7 600) 344 416 (+4 705) 8 206 (+95)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG