Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны чит илләрдән хаҗга килүне тыйды


Хаҗ кылучылар

Коронавирус пандемиясе сәбәпле хаҗ кылу ул көннәрдә илдә булган мөселманнарга гына рөхсәт ителә.

Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм Өмрә министрлыгы коронавирус сәбәпле быелгы хаҗ тәртибенә үзгәрешләр кертте. Карарга ярашлы, чит илләрдән хаҗилар Согуд Гарәбстанына килә алмаячак. Бары хаҗ көннәрендә илдә булган кешеләр генә Мәккә һәм Мәдинәгә килеп хаҗ кылып китә ала. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

“Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә һәм вирусның кеше күп җыелган очракта куркыныч тудыруын исәпкә алып, Һиҗри белән 1441 елда (Милади 2020) хаҗ илдә булган чикләнгән сандагы төрле милләттәге хаҗилар катнашында уза, бу кешеләрнең сәламәтлеген саклап калу максатыннан эшләнә” диелә министрлык хәбәрендә.

Согуд Гарәбстаны карары нигезендә Татарстан мөселманнары Диния назәрәте “ДУМ РТ Хаҗ” аша алынган юлламалар белән хаҗга бару мөмкин булмаячагын белдерде. Элек алынган хаҗ юлламаларының акчасы кире кайтарылачак.

“Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы белән килешү төзегән татарстанлылар тулы күләмдә акчаларын кайтара яки аларны киләсе елның хаҗ сезонына күчерә алачак. «ДУМ РТ Хаҗ» белгечләре клиентлар белән даими элемтәдә тора” диелә мөфтият хәбәрендә.

Коронавирус таралу куркынычы сәбәпле 27 февральдә Согуд Гарәбстаны хаҗ кылуны вакытлыча тыйды. 20 мартта Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчете һәм Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчете ябылган иде.

Согуд Гарәбстаны гарәп илләре арасында коронавирус иң күп таралган ил булып тора. Хәзер вирус 161 меңнән артык кешегә йоккан. Көнгә өч меңнән артык яңа очрак теркәлә, тәүлеклек авыручылар саны берничә атна дәвамында кимеми. Пандемия башыннан 1307 кеше үлгән, барлыгы 105 кеше савыккан.

Быел Русиядән хаҗга 25 мең мөселман баруы көтелә иде. Татарстанга 1800 урын бүленде.

фикерләр

XS
SM
MD
LG