Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан унөченче кешенең үлүе хәбәр ителде


1963 елгы Чистай кешесе үлгән диелә. Коронавирус патология-анатомия экспертизасы ярдәмендә ачыкланган.

Татарстанда COVID-19 авыруыннан тагын бер кеше үлгән, ул 1963 елгы Чистай кешесе дип хәбәр итә республиканың коронавируска каршы оператив көрәш штабы. Ул Чистайда район хастаханәсендә 1 июннән бирле яткан. Үпкәсе коронавирус сәбәпле ике яклап та шешкән була. 4 июньдә интенсив дәвалау палатасына күчерелә, 11 июньдә үпкә-йөрәгенең көче бетеп, йөрәге туктый. Оператив штаб белдергәнчә, авыруның үлеме сәбәбе паталого-анатомия экспертизасы ярдәмендә ачыкланган. Вирус булуы расланган.

Татарстанда 23 июньгә барлыгы 4271 кешедә коронавирус расланган, аларның саны узган тәүлектә 40 кешегә арткан. Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китергән саннарга караганда, хәзер республикада 608 кеше вирус белән көрәшә, барлыгы 3652 кеше терелгән, 11 кеше үлгән.

Татарстан штабы китергән саннарга ярашлы, республикада барлыгы 3108 кеше савыккан, узган тәүлектә 17 кеше савыгып чыккан диелә. 1150 кеше дәвалануын дәвам итә. Барлыгы 13 кеше үлгән.

Яңа очракларның унсигезе Казанда, сигезе Чаллыда, өчесе Түбән Кама районында. Питрәч районында ике, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Нурлат, Балык бистәсе, Саба, Тәтеш районнарында берешәр очрак рәсман теркәлгән.

Башкортстанда 5011 кеше коронавирус йоктырган, узган тәүлектә тагын 52 кешедә вирус ачыкланган. Хәзер коронавирустан 2511 кеше дәвалана, 2482 кеше савыккан, барлыгы 18 кеше үлгән (узган тәүлектә үлүчеләр юк).

Русия күләмендә 23 июньгә коронавирус 599 705 кешегә йоккан, узган тәүлектә ул тагын 7425 кешедә ачыкланган. Соңгы тәүлектә вирус тагын 153 кешенең гомерен өзгән. Вирус корбаннарының гомуми саны – 8359. Барлыгы 356 429 кеше савыккан.

Русиядә коронавирустан үлемнәрнең рәсми статистикасын бәйсез тикшерүчеләр тәнкыйтьләп чыга. Алар төбәк хакимиятләре саннар белән төрле манипуляцияләр ясап, вирус корбаннарын башка чирләрдән үлүчеләр буларак терки дип фаразлый. Хакимиятләр моны кире кага, ләкин Мәскәү статистикасында үзгәрешләр булды.

Рәсми саннар. 23 июнь 10:35

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 011 (+52) 2 482 (+97) 18 (+0)
Татарстан4 271(+40) 3 652 (+5) 11 (+0)
Русия599 705 (+7 425) 356 429 (+12 013) 8 359 (+153)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG