Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбәк Атамбаев 11 ел төрмәгә хөкем ителде


Алмазбәк Атамбаев
Алмазбәк Атамбаев

Мәхкәмә Атамбаевны коррупциядә гаепле дип тапты. Аның мөлкәте дә тартып алыначак.

Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбәк Атамбаевка каршы мәхкәмә тәмамланды. Ул 11 ел 2 айга төрмә җәзасына хөкем ителде. Шулай ук аның мөлкәте тә дәүләт файдасына алыначак дип хәбәр итә Интерфакс.

Атамбаев “коррупция оештыруда” гаепле дип табылган. Төрмә җәзасы һәм милеген конфискацияләүдән кала, мәхкәмә аны дәүләт бүләкләренән дә мәхрүм итәргә дигән карар чыгарган.

Атамбаев 2019 елның августында кулга алынды. Аңа коррупция турында гаепләү белдерелде, ул шулай ук криминаль авторитетны канунсыз төрмәдән азат итү белән бәйле эштә дә шикләнелде.

Соңрак Атамбаевка Кой-Таштагы вакыйгаларга бәйле тәртипсезлекләр оештыру, канунсыз корал әйләнеше, тотыклар алу, үтерү һәм үтерергә омтылуда гаепләү белдерелде.

Алмазбек Атамбаев Кыргызстанны 2011-2017 елларда җитәкләде. Сооронбай Жээнбековка теләктәшлек күрсәтергә карар итеп, ул икенче тапкыр сайлауларга бармады. Әмма хакимият алышынганнан соң ике сәясәтче арасында низаг туды. Атамбаев һәм Жээнбеков торган социаль-демократик фирка әгъзалары икегә - хәзерге һәм элекке президентлар тарафдарларына бүленде.

XS
SM
MD
LG