Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 39, Башкортстанда 57 кешедә коронавирус теркәлгән


Яңа үлем очраклары хәбәр ителми.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 39 кешедә COVID-19 табылган. Вирус йоктырган кешеләр саны 4 310га җитте, шулардан 3 656 кеше савыккан. Бу саннар Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы тарафыннан китерелә. Республикада яңа вирустан барлыгы 13 кешенең үлүе хәбәр ителде.

Узган тәүлектә Мөслим районы үзәк хастаханәсендә эшләүче табиб Гассан Насер вафат булган. Бу хакта үз Facebook битендә блогер Расул Тавдиряков яза.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 57 кешедә коронавирус тапканнар. Республикада барлыгы 5068 кешедә коронавирус теркәлгән, 18 кеше үлгән.

Русиядә 7 176 яңа очрак, бер тәүлек эчендә 154 кеше үлгән. Вирусны барлыгы 606 881 кеше йоктырган, 8 513 кеше үлгән.

Рәсми саннар. 24 июнь 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 068 (+57) 2 574 (+92) 18 (+0)
Татарстан4 310 (+39) 3 656 (+4) 11 (+0)
Русия606 881 (+7 176) 368 822 (+12 393) 8 513 (+154)

стопкоронавирус.рф

фикерләр

XS
SM
MD
LG