Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хезмәт министры акчаның тиздән бетәчәге турында кисәтә


“Балаларга нәрсә ашату турында уйларга вакыт”, ди Ленара Иванова.

Башкортстанның хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова республикада эшсезләр санының коронавирус сәбәпле рекорд дәрәҗәгә җитүенә аңлатма биреп, эшсезлек өчен бирелә торган арттырылган акчаларны тиздән бетәчәк хәләф (халява - урысча) дип атады.

Башкортстанда эшсезләр саны гыйнвардан 4,4 процентка артты. Хәзер барлыгы 80 мең кеше эшсез исәпләнә. Бу — мохарчы күрелмәгән биш процент эшсезлек. Иванова Башкортстанның “психологик чикне” узуы турында әйтте. Федераль үзәктән социаль түләүләр өчен бирелгән 1 млрд сум инде беткән. “Балаларга нәрсә ашату турында уйларга вакыт”, ди Иванова.

Рәсми саннарга караганда, июньнең беренче ике атнасында Русиядә теркәлгән эшсезләр саны 16 процентка арткан. Июнь аенда хезмәт министрлыгы атнасына 150 меңләп эшсезне теркәде. Эшсезләр саны 2,5 миллионга якынлашты. Мәшгульлек хезмәтләрендә теркәлмәгәннәр белән бергә исәпләгәндә аларның саны 4,5 миллинга җитә. Бу коронавирус пандемиясе сәбәпле чикләүләр кертүгә кадәр булганнан 1 миллионга артыграк.

Хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин фикеренчә, COVID-19 аркасында Русиядә эшсезләр саны 8 миллионга җитәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG