Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымтатар ресурс үзәге" җитәкчесе: Русия Кырымтатар байрагы чарасын уздыртмаска тырыша 


Эскендер Бариев
Эскендер Бариев

Җиңү парадына күпләп кеше җыелды, ә кырымтатарларны акцияләр уздырмаска кушып, кисәтүләр өләшенә диде үзәк җитәкчесе Эскендер Бариев.

Кырымтатар ресурс үзәге җитәкчесе Эскендер Бариев Кырымда Русия куйган хакимиятнең кырымтатар активистларына карата икейөзле гамәлләрен фаш итә. “Активистлар 26 июньдә Кырымтатар байрагы акциясен уздыруга комачау итәр өчен хакимиятләр ике яклы стандартлар куллана” дип белдерде Бариев Кырым.Реалии радиосында әңгәмә барышында. Сүз 24 июньдә Киреч, Акмәчет һәм Акъярда узган Җиңү парадлары турында барды.

“Карантин чаралары гамәлдән чыкмаган, ә ярымутрауның өч зур шәһәрендә бик күп кеше җыелды. Шул ук вакытта менә берничә көн инде кырымтатар активистларына Кырымтатар байрагы көне белән бәйле нинди дә булса чара уздырмау турында кисәтүләр килә” диде Бариев.

Ул шундый ук кисәтүләр активистларга Кырымның Русия оккупациясенә каршы тору көненә (26 февраль) һәм 18 майда билгеләп үтелә торган Кырымтатар халкы депортациясе көне алдыннан да тапшырылуын искәртте.

“Димәк, бер төр кешеләргә карантин чараларын бозып булса да чара уздырырга ярдәм ителә, ә кырымтатарларны оештырырга сәләтле булган кешеләрне алдан ук куркытып куярга тырышалар” дип саный “Кырымтатар ресурс үзәге” җитәкчесе.

Кырымтатар активистлары “Байракъ арекети” чарасы кысаларында 24 июньдә кырымтатар милли хәрәкәте аксакаллары янына барып, хәлләрен белеште. Активистларның берсе Нариман Джелял аларның машиналарын берничә тапкыр Русия патруль хезмәте туктатканын белдерде.

Барлыгы алтмышка якын кеше экстремистлыкка каршы канунны бозу ярамавы турынла кисәтү алган, алар арасында адвокатлар, хокук яклаучылар, ялгыз пикетта торучылар, Кырымтатар мәҗлесе әгъзалары, “Кырым теләктәшлеге” активистлары бар.

Кырымтатар халкы ел саен 26 июньдә үзенең милли байрагы көнен билгеләп үтә. Бәйрәм көне итеп 1991 елның 26-27 июнендә узган Кырымтатар халкының икенче корылтаеның беренче көне сайланган.

Кырымтатар халкы байрагы ачык зәңгәр төстә, аңа алтын төстәге тамга төшерелгән.

Кырымтатар байрагы көне уңаеннан бәйрәм чаралары Кырымда, Украинаның материк өлешендә һәм башка илләрдә дә уза.

XS
SM
MD
LG