Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирусның 40, Башкортстанда 53 яңа очрагы теркәлгән


Рәсми саннарга караганда, Русиядә узган тәүлектә 7113 очрак ачыкланган, 92 кеше үлгән.

Татарстанда COVID-19 йоктыру очраклары 4350гә җиткән, узган тәүлектә тагын 40 кешедә вирус табылган. Бу хакта Русиянең коронавируска каршы оператив көрәш штабы хәбәр итә. Хәзер 678 кеше авырудан дәвалана, барлыгы 3661 кеше савыккан. Яңа үлем очраклары булуы әйтелми, рәсми мәгълүматка караганда, барлыгы 11 кеше үлгән.

Татарстан штабы китергән саннарга ярашлы, республикада хәзер 1174 кеше коронавирустан дәвалана, узган тәүлектә тагын 35 кеше савыккан. Барлыгы 13 кеше үлгән.

Яңа очракларның егерме икесе Казанда, Чаллыда алты, Питрәч районында өч кешедә COVID-19 расланган. Актаныш һәм Биектау районарында икешәр, Арча, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорски, Тукай районнарында берешәр очрак теркәлгән. Яңа ачыкланган авыруларның унысы хастаханәгә салынган диелә.

Башкортстанда 25 июньгә барлыгы 5121 кешедә вирус табылган, шулардан 2460 кеше авыруның актив фазасында. Үлем очраклары артмаган – барлыгы 18 кеше.

Русиядә коронавирус барлыгы613 994 кешегә йоккан, шулардан 230 225 кеше хәзерге вакытта авыру белән көрәшә. Барлыгы 8605 кеше үлгән, узган тәүлектә тагын 92 кеше вирустан һәлак булган.

Рәсми саннар. 25 июнь 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 121 (+53) 2 643 (+69) 18 (+0)
Татарстан4 350 (+40) 3 661 (+5) 11 (+0)
Русия613 994 (+7 113) 375 164 (+6 342) 8 605 (+92)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG