Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавируска антитәнчекләр тикшерү өчен бушлай тестлар уздыру башлана


Тестны төрле яшьтәге өч меңгә якын кеше узачак. 

Татарстанда сынау проекты буларак кешеләрнең канында COVID-19 вирусына антитәнчекләр булу-булмавына тестлар уздыра башлыйлар. Бу турыда матбугат очрашуы вакытында төбәктә Роспотребнадзор вәкиле Любовь Авдонина сөйләде. Тестлар бушлай ясалачак. Тикшеренүләрне республиканың Һигиена һәм эпидемиология үзәге уздыра.

Авдонина сүзләренчә, беренче этапта 2,8 мең кешене тикшерү күздә тотыла. Алар яшь буенча җиде төркемгә бүленә: бер яшьтән 17 яшькә кадәр, 17-29, 30-39, 40-49, 50-59, 60-69 һәм 70 яшьтән өлкәнрәкләр. “Һәр төркемдә без якынча 410 кешегә тест уздырачакбыз” диде Авдонина.

Антитәнчекләргә тикшерү республиканың барлык районнарында да үткәреләчәк. Катнашучыларның сәламәт булу шарты куела, коронавирус белән авырган яки авырмаган булуы әһәмияткә ия түгел.

“Тест уздырасы кешеләрнең исемен полислар реестрыннан алачакбыз, махсус сайлау булмаячак, кем туры килә, шул уза. Компьютер сайлаганнан соң, бу кеше үзе беркетелгән медицина оешмасына тест тапшыру өчен чакырылачак” дип сөйләде Роспотребнадзор вәкиле.

Сайлап алу этабы 26-30 июньдә уза, тикшерүләр 10 июльгә кадәр тәмамланачак диелә.

Моңа кадәр Татарстанда коронавируска антитәнчекләргә түләүле тестлар гына ясатып була иде. Моның белән республикадагы тугыз хосусый лаборатория шөгыльләнде. 20 июньгә алынган саннарга караганда, барлыгы 14 мең кеше шундый тикшерү узган. Бары биш процентында гына коронавируска антитәнчекләр табылган.

25 июньгә Татарстанда COVID-19 барлыгы 4350 кешедә ачыкланган. Республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматынча, барлыгы 3 163 кеше бу авырудан савыккан. 1174 кеше хәзерге вакытта коронавирустан дәвалана.

Рәсми саннар. 25 июнь 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 121 (+53) 2 643 (+69) 18 (+0)
Татарстан4 350 (+40) 3 661 (+5) 11 (+0)
Русия613 994 (+7 113) 375 164 (+6 342) 8 605 (+92)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG