Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча подкаст: Җиләк бизнесы кемгә отышлы?


Татарстанда җиләк үстереп сату - чагыштырмача яңа шөгыль. Ә җир җиләген татар халкы элек-электән җыйган, мамадышлар исә аны күптән инде бизнеска да әйләндерде.

"Татарча подкаст"та бу юлы җиләк җыю турында сөйләштек. Татарстанның иң җиләкле төбәге - Мамадыш районында туып-үскән журналист, "Ватаным Татарстан" газеты хәбәрчесе Гөлгенә Шиһапова җир җиләге җыю, сату турында сөйләде. Балтач районында бакча җиләге үстерү белән шөгыльләнүче фермер гаиләсеннән студент Ренат Гафиуллиннан әлеге эшнең нечкәлекләре турында сораштык.

Гафиуллиннар гаиләсе җиләк үстерү белән алты ел шөгыльләнә. Соңгы елларда җиләк үсентеләрен дә сата башлаганнар. Быел бер килосын 290 сум тирәсенә сатабыз дип сөйләде. Җиләккә сорау бар, күпләп сатып алучылар да килеп ала, аерым кешеләр дә сорап килә икән. Ә менә кешеләрне кертеп, арзанрак бәягә җыеп алу тәҗрибәсеннән баш тартканнар. "Тәрбия җитеп бетми, түләми чыгып китүчеләр була, рәт аралары бик таптала" дип сөйләде Ренат.

Мамадыш җиләкчеләре турында күпне белгән, үзе дә бала чагыннан җиләк җыеп сатучы журналист Гөлгенә Шиһапова бу шөгыль мамадышларның кәсебенә әйләнде, халык җиләк чорында акча эшләп кала, йорт түбәләрен алыштыра, машина ала дип сөйләде. Балалар да яшьли эшкә, кәсеп итәргә өйрәнә, үзләренә кием-салым, велосипед, телефон ала. "Мамадышта җиләкне бөтен кеше, хәтта шәһәрдән кайткан кияүләр дә җыя", ди Гөлгенә ханым.

Тагын ниләр турында сөйләштек:

  • Быел җиләк күпме, бәяләре ничек?
  • Җиләклекләр берәр ничек бүленгәнме, бер гаилә җыйган урынга башкалар килә аламы?
  • Җиләк белән бәйле хорафатлар: кем очраса, кем белән барсаң, кемгә дип атап җыйсаң җиләгең күп була?
  • Фермер һәм кәсепчеләр балалары эштән зарланмыймы, юньле балачак булмады дип еламыймы?
  • Дәүләт урманнардан җиләк, гөмбә, чикләвек җыючыларны контрольгә алып, салым салырга җыена иде. Авыл халкы моңа ничек карый?

"Татарча подкаст"ны Азатлык сайтында, Youtube видеохостингында, Instagram-да, SoundCloud һәм Яндекс.Музыка платформаларында, Вконтакте челтәрендә тыңларга мөмкин.

Әгәр сезне кызыксындырган темалар һәм сораулар булса, azatliq@rferl.org почтасына "Татарча подкаст" дип тамгалап языгыз.

XS
SM
MD
LG